(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). 2016-2020 елларга Европа
Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашу өчен Россия
Федерациясе делегациясе составында Казан Мэры Илсур Метшинның кандидатурасы
расланды. Әлеге карарга (№217-рп) 21-нче июль көнне РФ Президенты Владимир
Путин тарафыннан имза куелган.
Россия данын яклап Конгрессның җирле хакимиятләр палатасында
Илсур Метшин катнаша. Аңа барысы тугыз кеше, шул исәптән Санкт-Петербургның
Финляндия округы башлыгы Всеволод Беликов, Курск башлыгы Ольга Германова,
Новосибирск Мэры Анатолий Локоть, шулай ук Ульяновск, Чиләбе, Томск
өлкәләреннән һәм Ставропольдән вәкилләр кергән.
Муниципалитет башлыклары белән бергә Конгрессның Төбәк
палатасына Россиядән тагын тугыз вәкил кергән. Алар арасында Федерация
Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Себер эшләре
буенча комитет рәисе Дмитрий Азаров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм
мәдәният буенча комитет рәисе Зинаида Драгункина, Ленинград, Владимир, Смоленск
өлкәләре губернаторлары, Карачаево-Черкесия Республикасы, Башкортстан
Республикасы һәм Омск өлкәсе вәкилләре бар.
Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында
катнашу өчен делегация составы катнашучы илләр арасында дүрт елга бер тапкыр
сайлана. “Европа Советында Россия данын яклап катнашачак Илсур Метшин алдында
җаваплы бурыч куела – катлаулы халыкара хәл сакланган шартларда ул ил
мәнфәгатьләрен якларга тиеш була. Европа Советында Казан Мэры фигурасы билгеле,
чөнки Татарстан башкаласы җитәкчесенең эре халыкара оешмаларда эш тәҗрибәсе бар
(Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең сопрезиденты һәм Евразия бүлеге
президенты), - дип фикерләре белән уртаклашты Казан шәһәр Думасы секретаре
Людмила Андреева.
Тулаем алганда, Людмила Андреева ассызыклаганча, Европа Советының
Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашу өчен төгәл сәяси позицияләре
булган, җирле хакимият мәсьәләләрен яхшы аңлаган һәм аларны дөрес хәл итү
юлларын белгән муниципалитет башлыкларыннан торган авторитетлы состав сайланган
– әлеге тәҗрибә Европа Советында эшләү өчен кирәк булачак.
Белешмә өчен
Европа Советы – 1949 елның 5 маенда булдырылган халыкара
сәяси оешма. 47 дәүләт Европа Советы әгъзасы булып тора. Россия Федерациясе –
1996 елның 28 февраленнән Европа Советының дәүләт әгъзасы.
Европа Советының төп органнары структурасына Министрлар
комитеты, Парламент ассамблеясы, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре
Конгрессы һәм кеше хокуклары буенча Европа Суды керә.