(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль, Ксения Швецова). Казанда
юлларны һәм ишегалды территорияләрендә асфальт капламын төзекләндерү буенча төп
эшләрне Шәһәр көненә тәмамларга кирәк. Әлеге бурычны аппарат киңәшмәсендә Казан
Мэры Илсур Метшин йөкләде. Ул шулай ук мәсьәлә катлаулы булган территорияләрне
игътибар белән сайларга, шәһәр халкының тәкъдимнәрен исәпкә алырга кушты.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев, үз чиратында, юлларны төзекләндерү өчен ТР Президенты тарафыннан бүлеп
бирелгән чараларның сентябрь ахырына кадәр тотылачагын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Казан юлларын төзекләндерү
өчен республика бюджетыннан 1,38 млрд. сум акча бүлеп биргән иде. Әлеге
чараларга шәһәрнең төп
магистральләре төзекләндереләчәк. “Гади булмаган икътисади хәл вакытында ел
саен системалы рәвештә шәһәрдәге юлларны төзү һәм капиталь төзекләндерү өчен, мөмкинлек
табып, материаль чаралар бүлеп биргән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка тагын бер
кат рәхмәт сүзләрен җиткерәм, - диде И.Метшин. – Без юл катламының төрле категорияләрен
исәпкә алабыз, ләкин шулай да безнең өчен икенчел булган урамнар юк – аларның
барысы буйлап шәхси һәм җәмәгать транспорты йөри, җәяүлеләр атлый. Бу елда инде
күптән “тынгылык бирмәгән” мәсьәләләр хәл ителәчәк, шул исәптән без җәяүлеләр
өчен каралган маршрутларны, тротуарларны да төзекләндерәчәкбез”.
Тулаем алганда төзекләндерү эшләре кызу бара – И.Куляжев ассызыклаганча,
бүгенге көндә өстәмә бүлеп бирелгән чараларны исәпкә алмаганда, юл капламын
төзекләндерү буенча программа үтәлеше 80%-ны тәшкил итә. “Без җәйге чорда
30-нчы августка кадәр эшләрне тәмамлый алабыз, - диде И.Куляжев. - Өстәмә
чараларга килгәндә, алар буенча шулай ук эш башланды, без эшләрне сентябрь
азагына тәмамларга тиешбез”.
И.Куляжев хәбәр иткәнчә, әлеге өстәмә чаралар буенча гомуми
мәйданы 1 млн.кв.метр булган 6 юл өлеше төзекләндереләчәк.
Мәктәп маршрутлары үтә торган юллар да актив рәвештә
төзекләндерелә. И.Куляжев искә төшергәнчә, ТР Президенты әлеге максатлар өчен 292
млн. сум акча бүлеп биргән.
Юлларны төзекләндерү белән бергә, казанлылар өчен
ишегалларында автомобильләрне куеп калдыру урыннары булмау шактый катлаулы мәсьәлә
булып тора. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышында, кагыйдә буларак,
биредә яшәүчеләр мондый урыннар булдыру тәкъдиме белән чыгалар. И.Куляжев билгеләп
үткәнчә, шәһәрдә күп кенә йортлар 60-70-нче елларда төзелгәннәр, һәм әлбәттә,
әлеге объектлар тирәсендә парковка урыннары каралмаган. Ишегалды
территорияләрен төзекләндерү барышында эшчеләр әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә
тырышалар. И.Куляжев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төзекләндерелгән
ишегалларында булырга тиешле 3 мең парковка урынының 2 меңе эшләнелгән. “1-нче
сентябрьгә кадәр ишегалларын төзекләндерү эшләрен тәмамларга уйлыйбыз. Инде
хәзер үк 60 меңнән артык шәһәр халкы башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсен тоя”,
- диде И.Куляжев.
2011 елдан 2016 елга кадәр әлеге программа нигезендә 1445
ишегалдының торышы норматив хәлгә китерелгән. Бу – төзекләндерү таләп ителә
торган ишегалларының 48%-ы дигән сүз.
Мэр Шәһәр көнен бәйрәм иткәнче эшләрне тәмамлау максатыннан,
район администрацияләре башлыкларын юлларны һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү
буенча эшләрне тагын да активлаштырырга чакырды.