(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Казанның “Рубин” футбол
клубы үзенең җанатарлары өчен грандиоз фан-фест уздырды. “Казан” гаилә үзәге
янындагы мәйданда футбол сезоны башланыр алдыннан оештырылган чарада клубның
президенты, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Шәһәр җитәкчесе җанатарларга
клубның яңа әгъзаларын, шулай ук яңа эмблеманы һәм киләсе сезонга уен формасын
тәкъдим итте.
Чара башланыр алдыннан казанлыларга клуб тарихындагы иң
әһәмиятле вакыйгалар кергән видеоролик күрсәтелде: команданың оешуы, Россия
чемпионатында бронза медальләр яулау, ил Кубогын, Россия чемпионатын оту һәм Европа
футболы грандларын җиңү. “Без “Рубин”ның алтын тарихының төп вакыйгаларын,
җиңүләрен күздән кичердек. Киләчәктә мондый җиңүләр артыр дип ышанам һәм
өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин җанатарларга.
Яңа сезон башлану белән җанатарларны видеомөрәҗәгать аша Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.
“Рубин” яңа сезонны яңа тренер һәм футболчылар белән генә түгел,
ә яңа форма һәм яңа эмблема белән дә башлый. Яңа логотип команданың беренче
тарихи эмблемасын үз эченә ала. Казан символы Зилант төп стиль тудыра торган элемент
булып тора.
Сезон өчен өч комплект форма да әзерләнгән иде, аларны
клубның уенчылары Эльмир Нәбиуллин, Максим Канунников һәм Гекдениз Карадениз
тәкъдим иттеләр. Футболкаларның җиңнәренә шәһәр символлары төшерелгән, алар арасында
Сөембикә манарасы, Благощение соборы, Кол Шәриф мәчете, Казан Кремленең Спас
манарасы бар.