(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Ксения Швецова). Казанның
20 бистәсендә бу елда юлларга ремонт ясау планлаштырыла, ремонтланачак капламның
гомуми мәйданы 130 мең квадрат метр булачак. Моннан кала, бистәләрдә ут
баганалары да урнаштыралар, социаль объектлар төзиләр һәм тормыш шартларын
үзгәртә торган башка эшләр башкарыла. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры
Илсур Метшин бистәләрдә яшәү шартлары максималь рәвештә уңайлы булсын өчен
кулдан килгәннең барысын да эшләргә кушты.
“Бистәләрдә юллар төзүгә килгәндә - кызганычка, бөтен җирдә
дә асфальт җәеп булмый. Шуңа да карамастан, бүген без ирешкән нәтиҗәләр –тормышның
бөтенләй икенче дәрәҗәсе. Безнең эшләү юлы үзгәрешсез кала бирә - бистәләрдәге
яшәү шартлары шәһәр микрорайоннарындагы кебек шартларга якын булырга тиеш. Без юл
төзелеше, чүп җыю мәйданчыклары, су белән тәэмин итү һәм башка проблемаларны системалы
рәвештә дәвам итәчәкбез”, - диде И.Метшин.
Бүгенге көндә бистә юлларын норматив халәткә китерү
кысаларында, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, 51 объектның 30 участогында эшләр
башкарылган, 9-ында эшләр бара. Башкарылган эшләрнең күләме 89% тәшкил итә. Эшләр
Борисоглебск, Салмачы, Иске Горки, Әмәт, Яңа Юдино, Кече Дәрвишләр, Кече Клыки бистәләрендә
тәмамланган. Башка бистәләрдә исә эшләр 30-нчы августка кадәр дәвам ителә.
Илсур Метшин әлеге эшне дәвам итәргә, төзекләндерү барышында
килеп туган мәсьәләләрне бистә халкы белән бергәләшеп чишәргә кушты.