(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Ксения Швецова). Казанда
күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру яхшы
темпларда бара: 32 йорт тулысынча төзекләндерелгән, гомумән алганда,
башкарылган эшләрнең күләме 80%-ны тәшкил итә. Шәһәрдә беренче чиратта якын
арада төзекләндерергә тиешле йортларда эш башкарылачак. Башкарма комитетның
торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин сөйләгәнчә, әлеге максатлар өчен ТР Президенты каршындагы Дәүләт
торак фонды бюджетында материаль чаралар каралган. Казан Мэры Илсур Метшин ирешкән
темпларны саклап, алдагы җәйге айларда эшне тәмамлау бурычын йөкләде. “Без
йортларга килгәндә, күпчелек халык подрядчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерә. Әлеге
рәхмәт сүзләренә без дә кушылабыз. Ирешкән темпларны сакларга кирәк, чөнки
төзекләндерү эшләрен тизрәк тәмамлаган очракта яшәүчеләр өчен дә уңайсызлыклар азрак
булачак”, - диде И.Метшин.
И.Гыйниятуллин үзенең чыгышында сөйләгәнчә, капиталь
төзекләндерү барышында бинаны саклап калу белән бергә, тышкы күренешне дә матур
итә торган заманча технологияләр кулланыла. Казан Мэры йортларда төзекләндерү
барышында кулланыла торган яңа технологияләрне, йортның тышкы күренешен бизәү
өчен каралган алымнарны югары бәяләде. “Капиталь төзекләндерелгән соры “хрущевкаларны”
танырлык түгел. Әлбәттә, квадрат метрны арттырып булмый, ләкин подъездлары һәм
фасадлары төзекләндерелгән йорт кәефкә уңай йогынты ясый, монда инде бөтенләй
башка рух, - дип ассызыклады И.Метшин. – Чыннан да эшләргә өйрәнделәр. Төзекләндерү
эшләренә килгәндә, ни кадәр кеше – шуның кадәр фикер, ләкин подрядчы оешмалар
барысы белән дә уртак тел таба белә. Башка эшләрне тиз вакыт аралыгында
башкарган кебек, канализация торбаларын да бик тиз генә алыштыралар. Сүзләрдән
аңлашылганча, төзекләндерү эшләре бер генә кешегә дә уңайсызлык китерми”.
Торак фондны төзекләндерү барышында хәлләр катлаулы булган
йортларга игътибар итәләр. Алар арасында, мисалга, Җиңү проспекты, 100 адресы
буенча урнашкан йорт. Бу объект авария хәлендәге тузган торакны юкка чыгару
программасы буенча төзелгән. Чыгыш ясаучы сөйләгәнчә, йортны төзегән вакытта
нормативларны төгәл үтәмәү авария хәленә китереп җиткергән: йортның штукатур
катламы һәм җылылык үткәрүчәнлеге бозылган. Беренче чиратта биек йортның конструкциясе
ныгытылган.
Якын-тирәдә әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итәчәкләр. “Технология
эшләнелгән, проект бар, без моны башкарып чыгарга кирәк икәнен аңлыйбыз, һәм бу
елда әлеге эш үтәләчәк, - диде И.Гыйниятуллин. – Дәүләт торак фонды бюджетында
әлеге максатлар өчен чаралар каралган: Җиңү проспекты, 100 адресы буенча
урнашкан йортны төзекләндерүгә 45 млн.сум тирәсе акча бүленгән. Мондый йортларны
без беренче чиратта төзекләндерәчәкбез, чөнки аларда казанлылар яши, аларның
иминлеге өчен без җавап бирәбез”.
Шәһәр башлыгы, әлеге программаның 8 ел гамәлгә ашырылуын һәм
әлеге вакыт аралыгында 2026 йортның, ягъни торак фондының 40 %-ы норматив хәлгә
китерелүен, 1801 лифтны алмаштыруларын искә төшереп узды. И.Гыйниятуллин
сүзләренчә, торак фондын капиталь төзекләндерү буенча программаны гамәлгә
ашыруга юнәлдерелгән инвестицияләрнең күләме – 12,62 млрд. сум.