(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген шәһәрнең Киров районында урнашкан “Салават күпере” торак
комплексындагы төзелеш эшләрен тикшереп кайтты. Эшлекле киңәшмә нәтиҗәләре
буенча шәһәр башлыгы тарафыннан киләсе атна башыннан 510 фатирга исәпләнгән 13-3
һәм 10-6 номерлы йортларны кулланышка тапшыру турындагы карар кабул ителде.
Төзелеш мәйданчыгында Илсур Метшин эшләр барышын тикшерде
һәм төзелә торган йортларны карады. Беренче чират кысаларында торак районында гомуми
мәйданы 384 мең кв.м булган 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорттан торган 4 квартал
төзелә (10,11,12,13 номерлы йортлар). Подрядчылар исемлегендә дүрт компания – “Ак
Таш”, “Грэйт Строй” ҖЧҖ, “ПСО “Казан” ҖЧҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ.
Төзелеш планына шулай ук социаль инфраструктура объектлары
да кертелгән – 260 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы, аларның икесе төзелгән
һәм бу елда кулланышка тапшырылган, 2 мәктәп. Моннан тыш, икенче чираттагы
йортларны – 7 һәм 8-11 номерлы кварталны төзи башлаганнар.
Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе
җитәкчесе Марат Сәмигуллин сөйләвенчә, 4 торак йорт – 1088
фатирга исәпләнгән 13-5, 13-3, 10-4, 10-6 номерлы йортлар кулланышка тапшырылган.
510 фатирга исәпләнгән 13-3 һәм 10-6 номерлы йортларга моңа кадәр кешеләр
күченә алмаган. Идарә компаниясенең 13-3 номерлы йортка халыкны урнаштыруны
кичектерүенең сәбәбе – һава агымын көйли торган клапаннарның проекттагыча
булмавында. Марат Сәмигуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта клапаннар мәсьәләсендә
проектлаштыру оешмасы тарафыннан ризалык алынган. 10-6 номерлы йортка килгәндә,
идарә компаниясенә даими схема буенча электр белән тәэмин итүне башлап җибәрү
өчен наряд рәсмиләштерергә кирәк.
Илсур Метшин эшлекле киңәшмә барышында халыкны яңа йортларга
урнаштыру вакытын төгәл билгеләү кирәклеген ассызыклады. Киләсе атна башыннан
“Салават күпере”ндәге ике йортка халыкны урнаштыру турында карар кабул ителде.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин,
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин,
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат
Гыймаев, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль
директоры Гадел Хөснетдинов, Башкарма комитетның Торак сәясәте идарәсе
җитәкчесе Марсель Габделхаков, подрядчы оешмалар һәм идарә компанияләре җитәкчеләре
катнашты.