(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов Казан медицина инструментлары заводында булып кайтты. Республика
башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан
Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, завод җитәкчелеге
озата йөрде.
Р.Миңнеханов заводның җитештерү урыннарын карап чыкты. Аерым
алганда, микрохирургия һәм стоматология инструментларын җитештерү, полимер эшләнмәләрен
әзерләү һәм башка участокларда булды.
Аннары дәрәҗәле кунаклар Казан медицина инструментлары
заводы төзелүгә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан медицина инструментлары
заводы – Россия медицина сәнәгатенең алдынгы һәм социаль әһәмиятле
предприятиеләренең берсе. Татарстан Президенты заводны аякка бастыруда
катнашкан һәм аның үсеше өчен армый-талмый хезмәт иткән өлкән буынга, завод
ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Аннары республика башлыгы Казан медицина инструментлары
заводының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды
һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтләрен белдерде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.