(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Бүген Мәрьям-ана иконасы
китерелгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлекле таш салынды. Таш һәм
киләчәк буыннарга мөрәҗәгать салынган капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм
бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды. Аңарчы Мәскәү һәм бөтен Русь
Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия
уздырды. Чара православие бәйрәме – Изге Мәрьям-ана иконасы китерелү
истәлеге көненә багышланды.
Тантаналы чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей
Нарышкин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле
Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар
катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясе
Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин белдергәнчә, бүген без
– чыннан да, тарихи вакыйга шаһитлары, Казанның һәм Татарстанның барлык
кешеләре, бөтендөнья православие христианнары өчен күренекле вакыйгада
катнашабыз.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль
округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич чыгышында искәрткәнчә, 400 ел
буена Казанның Мәрьям-ана иконасы ватандашларыбызны илһамландыра һәм
аларга ярдәм итә.
«Бу иконага мөрәҗәгать итеп, кешеләр иң кыен вакытта да
гыйбадәт кылдылар, - диде Михаил Бабич. – Татарстан – толерантлык, башка
милләтләр, диннәр вәкилләренә ихтирам белән карау үрнәге».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз
чиратында барлык православие динендәгеләрне Казанның Мәрьям-ана
иконасы китерелү көне белән котлады. «Бүген без без, чыннан да, тарихи вакыйга
– Казанның Мәрьям-ана иконасы соборы нигезенә таш салу шаһитлары булдык, - диде
ул. – 74 ел элек юк ителгән бөек храм урынына меңләгән кеше – бөтен России
паломниклары, руханилар, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Патриарх
Кирилл Казанның Мәрьям-ана иконасы турында бик матур сүзләр әйтте. Әлбәттә,
Казанга 1579 елда китерелгән Мәрьям-ана иконасы – бөтен Россиянең изге, бәһасез
байлыгы.
Библиядә әйтелгәнчә, ташларны ташлар вакыт та, һәм ташларны
җыяр вакыт та бар, тарихи дөреслекне торгызып, без рухият ташларын җыябыз,
бөтендөньяга мәгълүм соборны торгызабыз. Барыгызга да бу изге эштә катнашуыгыз
өчен рәхмәт белдерәм».
Рөстәм Миңнеханов рәхмәт сүзләрен аерым-аерым Патриарх
Кириллга, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей
Нарышкинга, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль
округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка һәм Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе – «Яңарыш» республика фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиевка
җиткерде.
Шунысы да сөенечле, диде Татарстан Республикасы Президенты,
безгә башлангычларыбызда Татарстан митрополиясе, владыка Феофан ягыннан да
ярдәм күрсәтелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев
искәрткәнчә, Казанның Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу һәм илдә бердәнбер
Болгар ислам академиясе булдыру турындагы указга 2015 елның 4-нче ноябрендә
имза салынды. «Бу сөенечле хәл, - диде ул. – Бу барыбызны да берләштерә. Чөнки
безнең күп милләтле җиребездә гасырлар буена төрле милләтләр яши, гаилә
коралар, уртак тел табалар».