(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Бүген Татарстан
Республикасына ике көнлек визит белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл
килде.
"Казан" халыкара аэропортында патриархны Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе
федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Казан һәм Татарстан митрополиты
Феофан, руханилар һәм рәсми затлар каршы алды.
Патриарх Кирилл визитының төп максаты - Изге Ана Казан
иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасында катнашу һәм православие диненә
ышанучылар белән очрашу.
Бүген килеп төшүгә Патриарх һәм аны озата йөрүче
затлар Лаеш муниципаль районындагы Каипы авылында Богоявление
гыйбадәтханәсе янында рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе булган Гавриил
Державин вафат булуына 200 ел тулу көнендә һәйкәле ачуда катнашачаклар.
Шуннан Партриарх Кирилл Казан епархия идарәсенә барачак,
яңартылган Свияжск утрау-шәһәрчегендә булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Иртәгә, 21-нче июль көнне, Патриарх Казан Кремлендәге
Благовещение соборында Илаһи Литургия үткәрә, шуннан Казан Богородица
монастырена кадәр, байрак, тәре һәм иконалар күтәреп, тантаналы баруда
катнашачак.