Илсур Метшин Барселонадагы Транзит шәһәрләр конференциясендә катнаша
Фото yaslex.ru сайтыннан алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казан Мэры, “Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хаикмият” оешмасының Евразия бүлеге президенты һәм оешманың
сопрезиденты Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья
оешмасының киләчәге турында фикер алышу өчен көн дәвамында Европа
муниципалитетлары вәкилләре белән очрашуларда катнашачак.
Очрашулар миграция проблемаларына багышланган Транзит
шәһәрләр конференциясе кысаларында Барселонада уза. Конференциядә җирле үзидарә
лидерлары, БМО вәкилләре һәм халыкара иҗтимагый оешмалар катнаша.