Илсур Метшин Париж Мэры Анна Идальго белән очрашты
Фото travelermap.ru сайтыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). 14-нче июльдә Казан Мэры
Илсур Метшин Париж Мэры Анна Идальго белән очрашты. Алар Франция башкаласында “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының киләчәк үсеше турында
фикер алыштылар. Илсур Метшин һәм Анна Идальго – Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятләрнең төп уенчылары, чөнки алар икесе дә оешмада сопрезидент постында.
Илсур Метшин Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Евразия бүлеге президенты
булып тора.
Мэрларның очрашуы Бастилияне алу көнен бәйрәм итү
тантанасына кадәр оештырылды. “Мондый истәлекле көндә бөтендөнья оешмасының
алдагы үсеш стратегиясе турында фикер алышу – яхшы билге”, - диде Илсур Метшин.
Яклар нәтиҗәле диалогны ныгыту шартлары һәм төбәк
бүлекчәләре арасындагы хезмәттәшлек, киләчәк структура һәм оешманың бурычлары,
шулай ук Боготада үтәчәк Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең Бөтендөнья
конгрессына әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Конгресс Колумбия
башкаласында 2016 елның октябрь аенда үтәчәк. Әлеге чарада яңа президент һәм
оешма җитәкчеләре составы сайланачак.
Шулай ук бүгенге очрашу барышында Казан һәм Париж арасында
туристлык агымын үстерү перспективалары, әлеге өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәләр
белән уртаклашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.