(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). 2016 елның июнь
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары
башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы
медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Федераль һәм
региональ массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча, Илсур
Метшинның медиаиндексы 2765,25 пунктны тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат
чараларында Казан Мэрының “Казан” Гаилә үзәге янында “Он и Она” скульптура композициясен
ачу тантанасында катнашуы турында языла. Шулай ук Илсур Метшин Казан клубына
баш тренер итеп ни өчен Хавьер Грасия билгеләнүе турында сөйләгән. Моннан тыш,
массакүләм мәгълүмат чараларында Казан Мэрының шәһәрнең Яңа Савин районындагы
Адоратский һәм Четаев урамнарында урнашкан, “Свей” фирмасы” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте һәм “Вектр” ябык акционер җәмгыяте тарафыннан төзелә торган
йортларны карап кайтуы, әлеге йортларга өлеш кертеп, фатир төзетүдә алданучылар
белән аралашуы турында мәгълүмат китерелә.
Медиарейтингның икенче урынында – Саратов шәһәре башлыгы
Олег Грищенко (1925,02 пункт), өченче урында – Самара җитәкчесе Олег Фурсов (1202,80
пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг “Медиалогия” массакүләм
мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы булган 31800
чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ үз
эченә ала. Казан Мэры әлеге
медиарейтингта берничә ай дәвамында лидерлык итә.