Бастилияне алу көне - Франциядә ел саен 14-нче июль көнендә
билгеләп үтелә торган милли бәйрәм. Анда 1789 елда башланган Бөек француз
революциясен һәм Бастилия төрмә-ныгытмасын басып алу вакыйгасын искә алалар. Бу
көнне Парижда Елисей кырларында традицион хәрби парад һәм Зур бал үтә. Чарада Франция
президенты катнаша.