(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Зилә Гайфи). Казанда
янгын куркынычы булган чорга актив әзерлек башланды. Хәвеф-хәтәр очраклары булганда
торак массивларда яшәүчеләр өчен 1195 кешене сыйдыра ала торган 5 вакытлыча яшәү
пункты әзерләнгән. Бу турыда бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында Башкарма комитетның Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Фердинанд
Тимерханов җиткерде.
Янгынга каршы аерым режим кертелгән чорда, ягъни 5-нче
майдан алып 20-нче майга кадәр шәһәрдә чирәм һәм чүп яндырырга ярамый. Хәвеф-хәтәр
очраклары булганда (табигатьтә янгын чыкканда) халыкка вакытында җиткерү һәм
аларны эвакуацияләү өчен хәбәр итү схемасы эшләнелгән. Фердинанд Тимерханов
фикеренчә, законсыз ташланган чүп өемнәре һәм төзелеш калдыклары аеруча
куркыныч тудыра. Корылык булганда аларның янып китү куркынычы тагын да арта. Аның
сүзләренчә, яна торган калдыклардан чыккан төтен бөтен урамнарны томалый, бу
төр янгынны сүндерү бик авыр. Мондый очракта җиргә кадәр барлык чүп капламына
су сибәргә кирәк. Ф.Тимерханов шәхси эшмәкәр Лившиц территориясендә узган ел
килеп чыккан янгын очракларын искә төшереп үтте. Узган елда янгын бүлекләре
әлеге территориядә коры чирәм һәм чүптән чыккан янгыннарны сүндерүгә 15 тапкыр
барганнар. Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе шәһәр прокуратурасына һәм
экологларга гаеплеләрне ачыкларга һәм чүплекләрне юк итүдә чаралар күрергә
кушты.
Урманга якын булган торак массивлар янгын сүндерүчеләр тарафыннан
аерым контрольгә алынган.
Гражданлык яклавы идарәсе җитәкчесе Тирән, Кече Тирән күл
һәм Аккош күлендә янгын машиналары су ала алсын өчен махсус пирслар төзергә
кирәклеген әйтеп үтте.
Илсур Метшин Гражданлык яклавы идарәсенә торак массивларда
эшләми торган янгынга каршы җиһазларны ачыклау бурычын йөкләде һәм район
администрацияләре башлыкларына, “Водоканал” белгечләренә әлеге мәсьәләне шәхси
контрольгә алуларын үтенде. “Барлык каланчаларны, янгын машинасына су тутыру
урыннарын тикшереп чыгарга кирәк. Булган кимчелекләрне шунда ук төзәтү зарур.
Шул ук вакытта халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы
– ул безнең күмәк җаваплылыгыбыз. Бары тик янгын хезмәтләре ярдәме белән генә әлеге
бәладән сакланып калып булмый. Халыкка янгыннан үз-үзеңне, балаларны ничек
сакларга, табигатькә зыян китермәскә кирәклеген гади итеп аңлату мөһим”, - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.