(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Зилә Гайфи). Муниципаль
берәмлек Башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова рәислегендәге Казан делегациясенең
Россиянең миллионнан артык халкы булган шәһәрләре буенча масштаблы туры
тәмамланды. 1,5 ай эчендә делегация Ульяновск, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород,
Уфа, Волгоград, Новосибирск, Пермь шәһәрләрендә булганнар. Сәяхәт нәтиҗәләре
турында бүген Казан Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Евгения
Лодвигова сөйләде.
Аның сүзләренчә, әлеге турның төп максаты Татарстан
башкаласы турында башкаларга тулы мәгълүмат җиткерү булган. “Эчке туризмны
үстерү безнең өчен өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Һәм без башка шәһәрләргә
Казанга килергә кирәклеген, бездә кунакларга тәкъдим итәрлек урыннар җитәрлек
булуын аңлаттык”, - диде Е.Лодвигова. Делегация составында туроператор һәм экскурсия
үзәкләре вәкилләре, рестораторлар һәм отельерлар булган.
Май бәйрәмнәре алдыннан Казанга бик күп туристлар килүе
көтелә, һәм Евгения Лодвигова фикеренчә, пресс-тур нәтиҗәләре озак көттермәс.
“Бүген Казанда рәсми рәвештә туристлык сезоны ачыла. Без туристлык агымы
күрсәткечләре буенча рекорд куярбыз дип өметләнәбез”, - дип аңлатты ул.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Казанның туристлык
потенциалын тәкъдим итү чарасы муниципаль дәрәҗәдә үткән. “Барысы да тәкъдим
ителгән презентацияләрнең бай эчтәлекле, зәвыкълы булуын әйттеләр. Без бер
урында гына тормаганлыгыбызны расладык, башка төбәкләрдә яшәүче
хезмәттәшләребез каршында шәһәребез башка яктан ачылды. Шул ук вакытта һәр
шәһәрнең үз үзенчәлеге бар. Мәсәлән, Пермьдә елга туризмы үсеш алган, Новосибирскта
уникаль зооботаника бакчасы эшли, Самарада яр буйлары бик матур эшләнелгән, Екатеринбургта
кызыклы муниципаль музейлар эшли”, - дип билгеләп үтте башлык урынбасары.
Евгения Лодвигова сүзләренчә, матбугат туры вакытында
делегациягә бирелгән сорауларның күбесе Казан кыска вакыт эчендә туристлык
индустриясендә ничек шулай уңышка ирешә алды дигән темага булган. “Без туризмга
басым ясыйбыз, Казан белән горурланырга була һәм аның дәрәҗәсенә җитү кирәк. Безгә
теләктәшлек белдерүче Казан Мэрына, безнең белән бергә хезмәттәшлек итүче
туристлык бизнесындагы вәкилләргә рәхмәт. Без тәкъдим иткән объектларның
кайберләрен карарга килүчеләр дә бар инде. Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү
өчен барлык шәһәрләр белән килешүләр төзергә ниятлибез. Яңа туристлык сезоны
башлана. Төп бурычыбыз – без чакырган һәм Казанны сайлаган туристларны лаеклы каршы
алу”, - диде Евгения Лодвигова.
Илсур Метшин Евгения Лодвигова рәислегендәге Казан делегациясенә
рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Йошкар-Олада үткән Идел буе шәһәрләре ассоциациясе
утырышында туризм өлкәсендә алып бара торган эшчәнлегебез турында уңай фикерләр
ишеттек. Минем мөрәҗәгатемә хөрмәт белән караган һәм турларны оештырырга ярдәм
иткән шәһәр мэрларына рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мондый уңай фикерләр ишетү бик
күңелле. Казан турында яхшы материал тәкъдим ителгән. Презентацияләрнең бик
матур булуын билгеләп үттеләр. Артистлар арасында башкаларны мактау, аларның җиңүләрен
һәм уңышларын билгеләп үтү – көчлеләр эше. Мэрләр берләшмәсе дә искәрмә түгел.
Безнең туристлык “десантының” Казанның позитив образын булдыруда яхшы эш
башкарганлыгын башкалардан ишетү бик күңелле хәбәр. Бу – бик мөһим адым, һәм
әле эшнең башлангычы дип кенә өметләнәбез”, -диде Мэр.
Казан башлыгы шәһәрләрнең туристлык бизнесын берләштерергә
кирәклегенә игътибар итте. Бу очракта нәтиҗәләр тагын да уңышлы булачак. Казан
Мэры фикеренчә, Казанның туристлык потенциалын миллионнан артык халкы булган
шәһәрләрдә генә түгел, 500 һәм 300 мең халык яшәгән кечерәк шәһәрләрдә дә
тәкъдим итәргә кирәк. Бу да шәһәребезнең туристлык индустриясе үсеше өчен бер
фактор булып тора.