Илсур Метшин Студентларның Җиңү маршында катнашты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель) Казанның Кремль
урамында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Студентларның Җиңү
маршы үтте. Әлеге чарада Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты.
Акция Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил
һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Илсур Метшин ТР Премьер-министр
урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Казан федераль университеты ректоры Илшат
Гафуров, сугыш ветераннары, КФУ студентлары белән бергә бөек шагыйрьне искә
алдылар.
Искә алу чарасыннан соң студентлар, укытучылар һәм
университетның элеккеге студентлары, “КФУ-ның Мактаулы батальоны” әгъзалары
тантаналы марш атладылар. Алар Кремль урамы буйлап КФУ-ның төп бинасына кадәр бардылар.
Чарада шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов,
республиканың министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Бүген шулай ук чара кысаларында университетта митинг һәм “Студентлар
язы-2016”
фестиваленең гала-концерты уза.