И.Метшин: “Пасха бәйрәме йөрәкләрне зур рухи шатлык белән тутыра”
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU,
1-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Пасха бәйрәме
белән котлады.
"Сезне чын йөрәктән Бөек Пасха бәйрәме белән котлыйм! Бу
бәйрәм рухи шатлык тудыра, гаделлеккә ышаныч уята, православие динендәге
кыйммәтләр һәм идеаллар тирәсендә берләштерә, мәдәни һәм рухи традицияләрне
кайтара.
Әлбәттә, бу көнне Рус православие чиркәвенең тынычлыкны һәм
татулыкны саклауга, актуаль социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән
нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләре, яшь
буынга әхлак тәрбиясе бирүнең абруен саклауга зур игътибар бирелә. Меңьеллык
Казанда тарихи һәм архитектур һәйкәлләрне торгызу эшләре тукталмый, борынгы
гореф-гадәтләр яңара, яңа чиркәүләр төзелүе куандыра.
Чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм барлык
башлангычларда уңышлар телим!" – диелә котлауда.