Бүген, 2-нче майда, Казанда беренче тапкыр Футбол буенча
Россия кубогының финал матчы булды. “Kazan Arena”да Мәскәүнең ЦСКАсы белән
Санкт-Петербургның “Зенит”ы очрашты. Уен 1:4 исәбенә Петербург командасы
файдасына төгәлләнде.
“Казан Арена” стадионы шыгрым тулы иде, тамашачылар арасында
мәртәбәле кунаклар да булды. Матчны Казан Мэры, “Рубин” ФК президенты Илсур
Метшин да карап кайтты.
Матчны Россия Спорт министры, Россия Футбол берлеге
президенты Виталий Мутко, Россия Энергетика министры Александр Новак, “Газпром”
ААҖ рәисе, “Зенит” ФК президенты Алексей Миллер, “ЦСКА” ФК президенты Евгений
Гинер, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт
министры Владимир Леонов һәм башкалар тамаша кылды.
Матчтан соң Виталий Мутко чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын
билгеләп үтте. “Казан зур спорт чараларын кабул итә белә. Бүген ул моны тагы
бер тапкыр дәлилләде”, - дип билгеләп үтте министр.