(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин Казан
зооботаника бакчасының фирма стилен булдыруга игълан ителгән Бөтенроссия
күләмендәге ачык бәйгенең жюри рәисе итеп билгеләнде. Бәйгедә график дизайн,
брендинг, маркетинг элемтәләр һәм реклама өлкәсендә эшли торган компанияләр
катнаша ала.
Гаризаларны 2016 елның 11-нче маена кадәр бирергә кирәк.
17-нче май көнне катнашучылар арасыннан шорт-лист сайлап алыначак. Алар фирма
стиле концепциясен эшләячәкләр. Профессиональ жюри 2016 елның 6-нчы июль
көнендә бәйгегә йомгак ясаячак.
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк һәм команданың
портфолиосын үз эченә алган презентацияне үзеңнең “шәхси кабинет”ыңа йөкләтеп
алырга кирәк. Навигация системасын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда тәҗрибәләре
булган катнашучыларга игътибар тагын да күп булачак, дип хәбәр итә Казан Мэриясе
матбугат хезмәте.
Бәйгенең жюри рәисе, Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, зооботаника бакчасы – һәр казанлыга балачактан таныш булган бик
үзенчәлекле урын. “Без бакчаны төзекләндерү һәм үстерү программасы аны
киләчәктә Россиядәге иң зур зоопарклар янәшәсендә көндәшлеккә сәләтле итәр һәм
дөньядагы иң яхшы зообакчалар исемлегенә керү мөмкинлеге бирер дип өметләнәбез.
Төзекләндерү эшләреннән соң, зооботаника бакчасы кызыклы, ял итү өчен уңайлы
урын булу белән бергә, тышкы күренеше белән җәлеп итә алырлык иҗтимагый киңлеккә
әйләнергә тиеш. Шунлыктан без бәйгегә профессионалларны Россия буенча
чакырабыз. Һәм, әлбәттә, иң яхшы тәкъдим гамәлгә ашырылачак”, - диде И.Метшин.
Бәйгедә җиңүче аерым контракт кысаларында фирма стилен
үстерү буенча зооботаника бакчасының рәсми партнерына әйләнәчәк.