Опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет академия театрында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан
сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
ТР Президентының сәламләү сүзеннән соң, Советлар Союзы Герое,
ветеран Борис Кузнецов да чыгыш ясады. Аның эчтәлекле чыгышы көчле алкышлар
белән каршы алынды. Чараның рәсми өлешеннән соң, кунакларга эчтәлекле иҗади
программа тәкъдим ителде.