(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services» технология
үзәгендә (Казан, Магистраль ур., 59) булып кайтты. Аны Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә
министры Альберт Кәримов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин,
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм
башкалар озата йөрде.
«TGT Oilfield Services» халыкара компаниясе кәсеп-геофизик
тикшеренүләр һәм углеводород ятмаларын мониторинглау, шулай ук
геологик-гидродинамик модельләү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә. Партнёрлар
арасында BP, Petronas, Total, «Лукойл» ГАҖ, «Новатэк» ААҖ, «НК «Роснефть» ААҖ
компанияләре һәм башкалар бар. Казанда технология үзәге 2015 елда ачылган иде.
Татарстан Республикасы Президенты өчен объектлар буйлап
экскурсияне «TGT Oilfield Services» технология үзәге генераль директоры Дмитрий
Давыдов ясады.
Рөстәм Миңнеханов геофизик аппаратура әзерләү заводында
булды. Бүген җитештерүдә 20 кеше эшли, эш төгәллеге югары булган Япония
станокларында, программа идарәсе булган санлы җайланмаларда алып барыла.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты җыю цехын карап
чыкты, анда приборлар калибровкалана, һәм «тыныч» бүлмәдә булды, анда
тавыш үлчәү җайланмалары эшләнә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка тирәнлеге 400 метрдан арткан
сынау скважиналары булган участокны күрсәттеләр.
Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык
лабораторияләрендә ТР Президентына яңа җайланмалар булдыруның бөтен дәверләре
турында сөйләделәр.
Аннары Татарстан Республикасында нефть химиясе тармагын
үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда «TGT Oilfield Services» компаниясе
җитәкчелеге шушы өлкәдәге эшләнмәләр һәм тәкъдимнәр турында мәгълүмат
бирде.
Әңгәмә барышында яшь белгечләр әзерләү темасын да
күтәрделәр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен нефть сәнәгате
тармагында кадрлар әзерләү чыганагы – Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ)
киләчәктә бөтен Россиядә алдынгылардан булырга тиеш.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «TGT Oilfield Services»
компаниясенең идея илһамчысы, КФУ профессоры, техник фәннәр докторы, Бөек
Ватан сугышы ветераны Николай Непримеровны 95 яшьлек юбилее белән котлады, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.