(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Казанның “Рубин” командасы һәм “Краснодар” футбол клубы Россия чемпионатының 27 туры матчын “тигез исәп”кә уйнадылар. “Казан Арена” стадионындагы уен 1:1 исәбе белән төгәлләнде. Трибуналарда казанлылар өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры, клуб президенты Илсур Метшин җан атты.
Билгеләп үтәбез, “Краснодар” әлеге уенга кадәр 5 матч рәттән җиңү яулаган иде. Шулай ук краснодарлылар “Рубин”ны да соңгы 5 уенда җиңделәр. Татарстан командасы киләсе матчын 11-нче май көнне Махачкаланың “Анжи” клубына каршы уйнаячак, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.