(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин
Татарстан башкаласы халкын Җиңү көне белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
9 май – безнең илебез өчен зур бәйрәм. Җиңү көне - геройларыбызның бөек даны. Сугышта катнашкан
ветераннарыбыз киләсе буынга аяз күк йөзе, ирек һәм тынычлык бүләк иттеләр. Яу кырыннан
кайта алмый калучылар, яңа язны каршы алмаучылар өчен йөрәкләребездә әрнү яши.
Әлеге бәйрәм безнең өчен һәрвакытта да зур шатлык көне
булачак. Ул безгә гомернең никадәрле кадерле булуын, гаилә, киләчәкнең, балалар
тәрбияләүнең никадәрле кадерле булуын искәртә.
Җиңү көне – ветераннарга тагы бер мәртәбә рәхмәт белдерү,
фронтта һәм тылда кылган батырлыклары алдында баш ию мөмкинлеге.
Кадерле дуслар! Барыгызны да бөек Җиңү көне белән котлыйм! Нык
сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм якыннарыгыз белән аңлашып яшәвегезне телим!” –
диелә котлауда.