(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты.
Төп маршрут Волков – Бутлеров урамнары аша узды. Эшлекле киңәшмәдә Казан Мэры
Илсур Метшин да катнашты.
Беренче объект психиатрия клиникасы (Волков ур., 80) булды.
Бу төбәк дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты – «Психиатрия клиникасы
бинасы, 1913 ел, архитектор И.И.Брюно». Бина Казанның 19 гасыр
азагы - 20 гасыр башы архитектура үрнәге булып тора. Бина башта ук дәвалау
учреждениесе (клиника) итеп билгеләнгән.
Монда хәзер академик В.М.Бехтерев ис. Республика клиник
психиатрия хастаханәсе урнашкан. Объект буенча аңлатмаларны Татарстан
Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бирде.
Аннары алар Казан дәүләт университеты янындагы хастаханәләр
биналары комплексына юнәлделәр. Биналар – университ клиникалары комплексының
бер өлеше. Барысы да 1897-1900 елларда төзелгән, шул исәптән В.К.Меньшиков
исемендәге клиника да, монда балалар пульмонология үзәге һәм тире - венерология
республика хастаханәсен урнаштырырга җыеналар.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры хәбәр
иткәнчә, барлык биналарның да реконструкция планын төзергә кирәк. Ул шулай ук
билгеләп үткәнчә, Груздев бала тудыру йорты күп кенә табиблар өчен республика
дәрәҗәсендәге объект булып санала. Капремонт 1987 елда ясалган.
Рөстәм Миңнеханов Груздев бала тудыру йорты бинасын (Толстой
ур., 4), шул исәптән лекция залларын, КДМУның акушерлык һәм гинекология
кафедрасын карап чыкты. Ул аларның техник торышын өйрәнергә һәм киләчәктә
ремонт һәм реконструкция планын эшләргә кушты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хирург Александр Вишневский
һәйкәле-бюсты тирәсен төзекләндерергә кушты.
Аннары икенче объектка – республика дәрәҗәсендәге мәдәни
мирас объектына – «Лихачева утары, флигель, XIX гасыр» (Мөштәри һәм Бутлеров
урамнары чаты) юнәлделәр, анда реставрациядән соң ресторан урнашкан.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар
Мөштәри урамы 11-нче номерлы йортта урнашкан офтальмология хастаханәсен карадылар.
Бу – «Дворяннар җир банкының Казан бүлекчәсе, 1914 ел» элеккеге бинасы –
республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. Рөстәм Миңнеханов монда да
түбәгә һәм фасадларга ремонт ясарга кушты.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Республика клиник офтальмология
хастаханәсенә дә ремонт кирәк. Бина республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас
объекты – «Сәнәгатьче йорты, 1915 ел, архитектор Ф. П. Гаврилов». Йорт 1915
елда фабрикант Зобнин өчен төзелгән.
Соңыннан Бутлеров-Некрасов урамнары буенча күп функцияле
комплекс төзү проектын тәкъдим иттеләр (DynamikGlobal компаниясе). Бүген
биналар фасадларының берничә варианты тәкъдим ителде. Проект буенча
аңлатмаларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Татарстан
Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бирде, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов фасадлар вариантларны һәм төсләр буенча
карарларны эшләп бетерергә тәкъдим итте.