(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген, Бөек Җиңүгә 71 ел
булган көнне, Казанның Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек утка, Аналар
һәм тол хатыннар монументына чәчәк салу тантанасы булды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары
Алексей Песошин, шулай ук республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчеләре катнаштылар.
Чәчәкләр Дан мемориалында Мәңгелек утка салынды. Сугыш елларында
һәлак булган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан Аналар
һәм тол хатыннар монументына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган диңгезчеләр
мемориалына чәчәк салынды.
Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче рәсми затлар
җыелган халыкны Бөек Җиңү көне белән котладылар, ветераннар белән аралаштылар
һәм истәлеккә фотога төштеләр.