(Казан шәһәре KZN.RU,
9-нчы май, Зилә Гайфи). 9-нчы май көнне Казан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71
еллыгын бәйрәм итә. Бәйрәм уңаеннан Ирек мәйданында тантаналы парад булды. Чарада
ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Тантаналы парад театральләштерелгән прологтан башланды, аның
барышында Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады, артистлар бию һәм вокал номерларын
тәкъдим иттеләр. Зур стилобатта архивтагы сугыш еллары вакыйгалары турында
сөйли торган фото- һәм видеокадрлар трансляцияләнде.
Традиция буенча Ирек мәйданында Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы
парадтан турыдан-туры трансляция эшләнелде. Турыдан-туры трансляция барышында
РФ Президенты Владимир Путин Бөек Җиңү белән котлады, әлеге бәйрәмнең илебезне
берләштерүен билгеләп үтте.
Россия гимны яңгыраганнан соң, ветераннарга, тыл
хезмәтчәннәренә, парадта катнашучыларга һәм Казан гарнизоны хәрби
хезмәткәрләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
“Ихлас күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән
котлыйм. Әлеге авыр һәм батыр көннәр турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә озак
яшәячәк. Гомерләрен Ватанның киләчәге өчен һәлак иткән ватандашларыбыз алдында
баш иябез. Без, җиңүчеләр буыны кебек үк, һәрвакытта да Ватанны саклаячакбыз. Кадерле
ветераннарыбыз, бүген сезгә карата рәхмәт сүзләре яңгырый. Батырлыгыгыз һәм
ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтүегез өчен сезнең алда баш иябез. Ихлас күңелдән
сезгә сәламәтлек һәм иминлек, якыннарыгыз-туганнарыгыз белән шатланышып
яшәвегезне телим, ә барлык татарстанлыларга – якты киләчәккә ышаныч һәм аяз күк
йөзләре”, - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан гимны башкарылганнан соң, Ирек мәйданында
тантаналы марш башланды. Парадны Казан гарнизоны җитәкчесе генерал-майор Владимир
Майстренко җитәкләде. Җиңү парадын Казан суворов хәрби училищесында укучылар
ачты.
Ветераннар һәм аларның гаиләләре утырган трибуналар яныннан
хәрби техника колоннасы узды. Соңыннан Казан гарнизонынынң Җыелма хәрби
оркестры “Җиңү көне” җырын башкарды. Бәйрәм эчтәлекле концерт белән дәвам итте.