(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Зилә Гайфи). 45 мең казанлы
бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан оештырылган “Үлемсез полк”
акциясенә җыелды. Масштаблы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан
Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр
Башкарма комитеты вәкилләре катнаштылар.
“Үлемсез полк” коллоннасы
Татарстан башкаласында “Казан” милли-мәдәният үзәге, Пушкин урамы, Ирек
мәйданы, Лобачевский урамы, Кремль урамы, Чернышевский урамнары буйлап 1-нче
Май урамына кадәр узды.
Казан Мэры Илсур Метшин маршка үзенең балалары белән чыкты. Алия
һәм Таһир Метшиннар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының – Метшин Мөзәгыйт
Мөхәммәтша улы, Шәрифуллин Нуррула Шәрифулла улы һәм Гиззатуллин Нурмый Зиннәт
улының портретларын тотып чыктылар.
“Үлемсез полк”
акциясе республиканың барлык шәһәрләрендә дә үтте. ТР Эчке эшләр министрлыгы
мәгълүматлары буенча, Казандагы маршка 45 меңләп кеше чыккан. Исегезгә
төшерәбеә, Татарстан башкаласы әлеге акциягә 2014 елда кушылды, ул вакытта
чарада 300 кеше катнашкан иде. Узган елда акциядә өч меңнән артык кеше
катнашты.