(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Ксения Швецова). Казанда
кече һәм урта бизнес өчен ташламалы кредит бирү буенча шәһәр программасы эшли
башлады. Бу елда аның шартлары тагын да лояльрәк - кредит алуның максималь
суммасын 10 млн. сум дип билгеләгәннәр. Әлеге кредитның 10% ставкасы өчен шәһәр
бюджетыннан субсидия күчәчәк, эшмәкәр әлеге кредит өчен 2,3% кына өстәмә
түләячәк. Бизнесның өстенлекле юнәлешләре буенча беренче елда процентлар
түләргә кирәк булмаячак. Казан Мэры Илсур Метшин бүген үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү программасының бернинди дә
мәкергә корылмаганлыгын җиткерде һәм тизрәк мондый шартлардан файдаланырга
чакырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов, ташламалы шартларда кредит бирә торган
банк-операторны сайлап алу буенча бәйгедә җиңгән “Татсоцбанк” акционер җәмгыяте
белән килешүгә имза куелганлыгын җиткерде.
Кредит түләүнең беренче елында процент ставкасының ноль
булуы, Илсур Метшин сүзләренчә, әле яхшы яңалык булу белән бергә, үзенә күрә
бертөрле “бомба”. “Хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес бик үк яхшы булмаган
шартларда эшләргә мәҗбүр, һәм әлбәттә, кемнәрдер ниндидер начарлык эзли
башлаячак. Ләкин биредә хәйләгә корылган бернинди начарлык та юк, бизнеска
ярдәм итү – безнең ачык позициябез”, - диде басым ясап Мэр. Ул шулай ук әлеге
чараларның беренче чиратта бизнесның өстенлекле юнәлешләренә - сувенир
сәүдәсен, хостеллар, хосусый мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ачуга ярдәм
максатыннан кабул ителгәнлеген әйтеп үтте. “Туризм өлкәсе – бизнесның аеруча
өстенлекле тармагы. Безгә сувенир продукциясен җитештерүчеләргә җитди ярдәм
күрсәтергә кирәк”, - диде И.Метшин. – Безне куандырып тора торган бэби-бум
шулай ук зур җаваплылык өсти. Балалар бакчасына урыннар кирәк, һәм без хосусый мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ачылу әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм булачак
дип өметләнәбез. Шунлыктан алар программада өстен юнәлешләр булып торалар да”.
И.Кузнецов Россия Федерациясенең башка бер генә шәһәрендә дә
бизнес өчен мондый шартлар белән кредит алып булмаганлыгын әйтеп үтте. Әле алай
гына да түгел – шартлар иң яхшы дөнья тәҗрибәләренә тиң.
Алай гына да түгел, заявкаларны карау процедурасы бик гади. Әлеге
программада катнашырга теләгән эшмәкәр банк-оператор сайтында онлайн заявка
калдырырга тиеш. Шуннан соң аны кредит алу өчен кирәкле документлар тапшырырга банкка
чакырачаклар. Банк бер-ике көн эчендә Башкарма комитетка документларны үзе
тапшырачак. Комиссия өчен кирәкле документлар исемлеге дә кыскартылган.
Регламент буенча, Башкарма комитет заявканы 30 көн эчендә карарга тиеш. Ләкин
чынлыкта моңа бик аз вакыт сарыф ителәчәк. Уңай карар кабул ителгәннән соң,
эшмәкәрне банкка икенче тапкыр чакырачаклар. “Шулай итеп, программада катнашу
өчен, эшмәкәргә банкка нибары ике тапкыр гына килергә кирәк булачак”, - диде И.Кузнецов.
Эшмәкәрләрнең ниндидер шикаятьләре һәм сораулары булган очракта business.kzn.ru
порталы аша мөрәҗәгать итә алалар, шулай ук аларны Икътисади үсеш комитетының рәсми
ker.kazan@tatar.ru электрон почтасына юллый
алалар. Эшмәкәрләргә (843) 299-17-73, 299-15-80 һәм 299-14-54 телефон номерлары
буенча да җавап бирәчәкләр.