(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Ксения Швецова). Казанда Бөек
Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын зурлап бәйрәм иттеләр. 9-нчы май көнне
Татарстан башкаласында үткән төрле чараларда 210 меңнән артык кеше катнашкан. Бүген
үткән аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәмдә актив катнашулары
һәм ярдәмчел булулары өчен башкала халкына һәм шәһәр кунакларына рәхмәт
сүзләрен җиткерде һәм массакүләм чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп
үтте.
“Без кичә бөтен ил белән бөек бәйрәм – Җиңү көнен билгеләп
үттек. Мин барлык чараларны оештыручыларга – мәктәпләргә, югары уку йортларына,
шәһәребез предприятиеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бәйрәмдә катнашкан һәр
кешегә рәхмәт, - диде И.Метшин. – Безнең белән бергә бәйрәмдә катнашкан ветераннарыбызга
аерым рәхмәт сүзләре! Алар бу елгы бәйрәмнең узган елгыга караганда киң
масштабларда үтүен җиткерделәр”. Шәһәр башлыгы Мэрия командасына ТР Президенты
Рөстәм Миңнехановның да рәхмәт сүзләрен белдергәнен әйтеп үтте.
“Үлемсез полк” чарасы Казанда гына түгел, бөтен ил буенча иң
зур чараларның берсе булгандыр, мөгаен. Казанда әлеге чарага 20 мең тирәсе кеше
кушылыр дип көтелгән, нәтиҗәдә шәһәр урамнарына үз туганнарының сурәтен тоткан 45
меңнән артык кеше чыккан. “Әлеге чара бөтен илне берләштерде. Шәһәр халкы рухи
патриотик хис кичерде. Әлеге рухи күтәрелеш һәрвакытта да безнең белән бергә булса
иде, Без илебез белән горурланып яшәсәк иде һәм әтиләребезнең кылган
батырлыклары хәтердә сакланырга тиеш”, - диде И.Метшин. – Кичәге бәйрәмнән
бөркелгән җылылыкның бәһасе әйтеп бетергесез. Без әлеге җылылыкны сакларбыз һәм
арттырырбыз дип өметләнәм”.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарә
җитәкчесе Валерий Красильников җиткергәнчә, Казанда 9-нчы май бәйрәме матур
гына үтеп киткән. Шәһәр Мэры Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә май
бәйрәмнәрендә хокук тәртибен саклау буенча башкарган эшләре өчен рәхмәт
сүзләрен җиткерде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча
идарә җитәкчесе Илнур Хәлфиев сүзләренчә, май бәйрәмнәрендә үткән барлык
чаралар вакытында медицина хезмәткәрләре кизү торганнар. 9-нчы май көнне “Ашыгыч
медицина ярдәме” станцияләрендә 80 бригада эшләгән. Бәйрәм чаралары үткән
урыннарда табиблар 30 кешегә ярдәм күрсәткән, шуларның икесе – Бөек Ватан
сугышы ветераннары, 5 кеше стационарга озатылган, калган авыруларга урында
ярдәм күрсәтелгән. “Бәйрәмнәр вакытында чаралар үткән урыннарга 24 бригада
җәлеп ителде, шул исәптән 9-нчы май көнне 13 бригада эшләде”, - диде И.Хәлфиев.
Пассажир транспорты шулай ук тоткарлыксыз эшләгән – бәйрәм
салюты тәмамланганнан соң 30 минут үтүгә шәһәр халкы “Казан Арена” стадионыннан
шәһәрнең төрле районнарына кайтып китә алган. Моның өчен махсус 70 автобус
җәлеп ителгән.