(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Антон Ноздрин). Май
ахырына кадәр Казанда барлык җәйге юнәлешләр буенча сезонлы сәүдә объектларын
урнаштыру максатыннан 8 аукцион үткәреләчәк. Июньдә бакча лотлары буенча алыш-биреш
тәмамланачак. Бу турыда бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында
Казанның Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов җиткерде.
Аның сүзләренчә, сезонлы сәүдә объектларын урнаштыруның
гадиләштерелгән схемасы Татарстан башкаласында инде өченче ел гамәлгә ашырыла.
Әлеге схема эшмәкәрләргә һәм сатып алучыларга уңайлы булсын өчен даими рәвештә
камилләштерелеп торыла. Р.Зәйнетдинов билгеләп үткәнчә, урнаштыру схемасы
эшмәкәрләрдән алынган тәкъдимнәр һәм көзен барлык сәүдә нокталарында комитет
тарафыннан үткәрелгән инвентаризация нәтиҗәләре буенча үзгәртелгән һәм тагын да
тулыланган.
“Хәзерге вакытка 17 аукцион үткәрелде, аларда 314 лот
тәкъдим ителде”, - дип сөйләде Р.Зәйнетдинов. Эшмәкәрләргә 85 сәүдә объектын
урнаштыру хокукы бирелгән. Җир биләмәләрен арендага биреп торудан шәһәр
казнасына 8,5 млн. сум акча кергән. Комитет рәисе хәзерге вакытка җәйге
верандалар буенча 25 килешү төзелгәнлеген җиткерде. Мондый объектлар санын 65-кә
җиткерергә ниятлиләр икән, бу узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк
дигән сүз. Исемлеккә кафе хуҗалары тәкъдим иткән, шулай ук инвентаризация
вакытында ачыкланган, законсыз рәвештә үзләштерелгән җир биләмәләре кертелгән.
Комитет рәисе шәһәрдә сынау рәвешендә туңдырма, квас, салкын
эчемлекләр сату буенча универсаль сәүдә нокталары барлыкка киләчәген җиткерде.
Алар ярымстационар объектлар булачак, сезон тәмамлануга аларны сүтәчәкләр.
“Әгәр дә проект үзен-үзе акласа, без аны алга таба да дәвам итәчәкбез”, - диде Р.Зәйнетдинов.
Чыгыш ахырында комитет рәисе урам сәүдәсен оештыру буенча
эшнең эшмәкәрләр белән даими аралашуга корылганлыгын әйтеп үтте. “Без алардан
тәкъдимнәр кабул итеп алабыз, анализ ясыйбыз һәм тәкъдимнәр алдагы эштә исәпкә
алына”, - диде Р.Зәйнетдинов.
Казан Мэры Илсур Метшин сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасының
законсыз сәүдәгә каршы көрәш чарасы буларак барлыкка килүен искә төшереп узды.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, законсыз сәүдә күләме кимегән, һәм әлеге эшне
алга таба дәвам итү кирәк. “Көндәшлек тигез булырга тиеш. Алайса кемдер урын
әзерләп йөри, ә башкалар күрше йортлардан электр утын “урлый”, - диде И.Метшин һәм
сезонлы сәүдә буенча тәртип урнаштыру бурычын йөкләде. Мэр хокук бозучыларга
исә штраф салынырга тиешлеген ассызыклап үтте.