(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Ксения Швецова). Шәхси счет
хуҗаларының өчтән бер өлеше, ягъни шәһәр халкы җылылык өчен өлешләргә бүлеп
түләү мөмкинлегеннән файдаланган. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы рәисе Искәндәр Гыйниятуллин
сөйләде. Ягулык сезонына нәтиҗәләр ясап, ул 2015 елның октябрь аеннан 2016
елның апрель ае буенча җылылык өчен 3 млрд. 329 млн. сум исәпләнелгәнлеген
җиткерде. Иң салкын айлар - декабрь, гыйнвар һәм февральдә акча җыю проценты 94-не
тәшкил иткән.
Иң көчле ягулык чоры 2016 елның гыйнвар аена туры килә - бу
айда шәһәр буенча җылылык өчен 673 млн. сум исәпләнелгән, узган ел белән
чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Исәпләүләрнең минималь суммасы
ягулык чорының беренче аена – октябрьгә туры килә. 2015 елның әлеге ае өчен 278
млн. сум исәпләнелгән. Исәпләүләрнең хисап чоры үткән айның 20-нче числосыннан агымдагы
айның 20-нче числосы буенча башкарыла.
Һава шартларына карап көйләнелә торган җайланма булу җылылык
мәсьәләсендә уңай чишелеш булып тора. “Һава шартларына карап көйләнелә торган
җайланмалар җылылык бирүне оптимальләштерә, әлеге җайланма җылылык куллануны
25%-ка кадәр киметергә мөмкин”, - диде комитет рәисе. 2015 елда торак фондының
55% һава шартларына карап көйләнелә торган җайланма белән тәэмин ителгән. Казанда
алар капиталь төзекләндерү программасы кысаларында урнаштырылалар. Комитет
рәисе сөйләгәнчә, Мәскәү районындагы идарә компаниясе проект рәвешендә 100
йортка әлеге җайланманы урнаштырырга ниятли икән.
Түләүне киметү максатыннан законнар нигезендә халыкка
социаль ярдәм күрсәтү чаралары каралган. Өлешләргә бүлеп түләү мөмкинлегеннән
башка, социаль яклау органнары тарафыннан бирелә торган субсидия дә бар. “Кызганычка
каршы, реаль керемнәр кимегән чорда мондый үзгәрешләр чыннан да, авыр кабул
ителә. Бигрәк тә пенсионерлар өчен авыр булды бу. Шунлыктан әлеге категориядәге
гражданнар өлешләргә бүлеп түләү мөмкинлегеннән файдаланалар. Җәй айларында
җылылык өчен бөтенләй түләргә кирәк булмаячак. Менә шул вакытта аерманы
күрербез дип ышанам. Нәрсә генә булса да – закон кабул ителгән, һәм без аны
үтәргә тиеш”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин һәм һава шартларына карап
көйләнелә торган җайланманың торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләгәндә файда
китерәсен шәһәр халкына җиткерү кирәклеген әйтте.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның октябрь аеннан җылылык өчен түләү
фактта күпме тотылганнан чыгып исәпләнелә.