Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм
Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан
Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу урынында булып кайттылар. Күчмә киңәшмәдә
Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Бүгенге көндә 2,5 мең кв.м. мәйданны тәшкил итүче җирлектә
соборны торгызу буенча эшләр алып барыла һәм әлеге мәйданда тикшеренүләр
башланырга тиеш. Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат
Ситдыйков сүзләренчә, хәзерге вакытта бу урында 1931 елда храм шартлатылганнан
соң хасил булган җимерелү катламнарыннан арындыру эшләре алып барыла. “Бу эш
төгәлләнгәч, төп тикшеренү эшләре башланачак. Археологлар, архитекторлар һәм реставраторлар
белән берлектә бина нигезенең торышы өйрәнеләчәк. Алга таба торгызу барышында
эшләрнең күләмен ачыклау өчен өстәмә тикшеренүләр үткәреләчәк”, - диде А.Ситдыйков.
Минтимер Шәймиев владыка Феофан белән әңгәмә барышында
барлык төп мәсьәләләр буенча уртак фикергә килгәнлекләрен билгеләп үтте.
“Биредә эшләр аз түгел – җир катламын җентекләп тикшерергә, барысын да теркәп
куярга кирәк. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезен реставрацияләп, шул килеш
калдыру, пыяла белән каплап саклау һәм соборның үзен яңадан шуннан ерак түгел
урында төзү турында да тәкъдимнәр булды. Әмма, ахыр чиктә, бинаны булган
нигезгә салу хакында карар кабул ителде. Мондый технологияләр бар”, - диде Дәүләт
Киңәшчесе.
Киңәшмәдә катнашучылар, шәһәр халкы елның теләсә кайсы
вакытында килеп гыйбадәт кыла алсын өчен, храмның җылытыла торган булачагын да
билгеләп үттеләр.
“Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга өлеш кертү
мөмкинлеге – Ходай рәхмәте, - диде владыка Феофан. – Якын Көнчыгышта,
Уругвайда, Көньяк Африка Республикасында – мин бөтен җирдә Казан Мәрьям Ана
иконасы соборына багышлап революциягә кадәр төзелгән храмнарны очраттым.
Татарстан башкаласында бу соборны торгызу Казанга гына түгел, Россия һәм дөнья
өчен дә – бүләк”.
“Мин моны Ходай рәхмәте дип саныйм, - дип фикерләре белән
уртаклашты Казан Мэры Илсур Метшин. – Әле яшь мэр чагында мине бирегә алып
килделәр һәм миңа Казан Мәрьям Ана иконасын күрсәттеләр, мин догалар укыдым. Аллага
шөкер, шушы 10 ел эчендә мин сораган барлык теләкләр кабул булды. Без Казанның
башка шәһәрләр арасында үсеп китүен сораган идек. Безгә Ходай ярдәм итте. Шуңа
күрә безнең бурыч, мэр буларак минем бурыч – дин тотучылар өчен әлеге храмны
бернигә карамый төзетеп бетерү. Ул барлык ил белән төзелсә иде”, - диде И.Метшин.
Киңәшмәдә катнашучылар мөмкинлек булган саен очрашып торырга
сүз куештылар. 21 июль, Казан Мәрьям Ана иконасы көнендә, собор нигезенә тантаналы
рәвештә таш салыначагы билгеле булды.
Күчмә киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл
Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий
Камалтынов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан һәм Татарстан
митрополиты Феофан, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры
Айрат Ситдыйков һ.б. катнашты.