(Казан шәһәре KZN.RU,
11-нче май, Зилә Гайфи). Казанның Совет районында капиталь ремонттан соң 332-нче
номерлы балалар бакчасының 220 урынлык филиалы ачылачак. Бинада түбә, тәрәзә,
инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, кояштан саклый торган чатырлар
урнаштыру сорала. Ремонт эшләре барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып
кайтты.
Балалар бакчасы җитәкчесе Марина Шәйдуллина сүзләренә
караганда, Курчатов ур., 14а адресы буена урнашкан бинада элек футбол буенча 14-нче
номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашкан булган. “Мирас” стадионын
төзегәннән соң, футбол мәктәбе Җ.Фәйзи урамындагы яңа спорт комплексына
күчерелгән, ә иске бинада 332-нче номерлы балалар бакчасы филиалын урнаштыру
карары кабул ителгән. Капремонттан соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә
йөрүче балаларның саны 220 булачак, 11 төркем эшләячәк. Бүгенге көндә бу
балалар бакчасына йөрергә чиратка 53 бала теркәлгән.
Бинага капиталь ремонт ясау өчен республика бюджетыннан 36,5
млн. сум акча бүленгән. Әлеге акчага түбә, тәрәзә, ишекләр, инженерлык
коммуникацияләре алмаштырырга, гомуми төзелеш эшләре башкарырга һәм кояштан
саклый торган чатырлар урнаштырырга планлаштыралар. Әмма әлеге күрсәтелгән
суммага җиһазлар һәм мебель алу кертелмәгән. Казан Мэры имзасы белән өстәмә
акчалар сорап язылган хат ТР Президентына юлланган.
Илсур Метшин ике катлы бинадагы уен һәм ял итү бүлмәләрен,
актлар залын һәм бәдрәф-юыну бүлмәләрен, шулай ук яндагы территорияне карады. “Балалар
бакчасы өчен искиткеч урын каралган, якын-тирәдә яшеллек җитәрлек. Яңа уку
елына балалар өчен уңайлы шартларның барысы да булдырылачак. Тәҗрибәле
җитәкчелек һәм яхшылап сайлап алынган коллектив яхшы атмосфера тудырыр дип
ышанасы килә”, - диде Мэр.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров,
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, “РСС Инжиниринг” ҖЧҖ генераль
директоры Александр Таунов катнаштылар.