(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Казан “Рубин”ы футбол буенча Россия чемпионатының 28 тур уенын уздырды. “Казан Арена” стадионында узган уенда татарстанлылар Махачкаланың “Анжи” клубына 2:1 исәбе белән оттырдылар.
Уен барышын Казан Мэры, Казан клубы президенты Илсур Метшин карады, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.