(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Зилә Гайфи). Казанның
Совет районында Латыш Укчылары урамында июнь ахырында капиталь төзекләндерү
эшләре тәмамланганнан соң “Лимонад” дигән яшүсмерләр клубы кулланылышка
тапшырылачак. 3,5 меңнән артык бала яшәгән әлеге микрорайонда мондый төр учреждение
беренчеләрдән һәм ул күптән көтелгән вакыйга булачак. Яшүсмерләр клубында алып
барыла торган капиталь төзекләндерү эшләрен Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп
кайтты.
“Лимонад” яшүсмерләр клубы – ул Совет районында ачылачак
өр-яңа объект. “Бинаның кирәкле мәйданы 500 кв.м тәшкил итә. Клуб күпфункцияле
булачак һәм балаларның иҗтимагый берләшмәләре өчен үзәккә әйләнәчәк. Биредә
яшьләр өчен төрле проектлар гамәлгә ашырылачак”, - дип сөйләде Башкарма
комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ирина
Бочкова. Яшьләр өчен каралган заманча киңлектә күпфункцияле зал, ике спорт
залы, фото- һәм видеостудия, театр остаханәсе, арт-класслар һәм кулланма
сәнгать өчен аудиторияләр булачак.
Директор Чулпан Хөббәтуллинаның алдагы планнары – клубта
татар теле дәресләрен оештыру, татар телендә шаяннар һәм тапкырлар клубын үстерү,
театр һәм вокал түгәрәкләрен ачып җибәрү. Аның сүзләренчә, теге яки бу
түгәрәкне эшләтеп җибәргәнче, халыкның фикер-тәкъдимнәре өйрәнелгән. Социаль
челтәрләрдә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, әти-әниләрнең күбесе
балаларны каратэ һәм шахмат түгәрәкләренә бирергә тели икән. Илсур Метшин халык
фикерен өйрәнгән җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен белдерде. Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов исә, үз чиратында, әлеге
тәҗрибәнең башка белем бирү учреждениеләрендә дә кулланылачагын әйтеп үтте.
“Мин бу районны яхшы беләм, биредә яхшы социаль
инфраструктура булдырылды, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яңартылган спорт
мәйданчыклары бар. Капиталь төзекләндерү программасы буенча Казанда барлыгы 13
яшүсмерләр клубы төзекләндерү планда иде, “Лимонад” сан ягыннан 9-сы булачак. Тагын
ачасы 4 клуб кала. Узган ел Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә
әлеге программаны гамәлгә ашырырга мөмкинлек биргән Татарстан Республикасы
Президентына рәхмәт. Халык күп яшәгән урыннарда без муниципаль биналарны
кирәкле ихтыяҗларга файдалана алабыз. Менә шунысы бик куанычлы. Биредә әлегә
кадәр мондый төр учреждениеләр юк иде. Шунлыктан “Лимонад” озак көттергән
вакыйга булу белән бергә, көтелмәгән объект булачак. Биредә тормыш кайнап торса
иде”, - диде Мэр.
Эшлекле киңәшмәдә
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт
министры урынбасары Алмаз Миңгулов, “Ремонтстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыятенең генераль директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елда яшүсмер клубларының материаль
базасын ныгыту һәм капиталь төзекләндерү буенча республика программасына дүрт
Казан клубы – “Лимонад”, “Иволга”, “Яшьлек” һәм “Лидер” кертелгән. Төзекләндерү
һәм җиһазлар сатып алу өчен 35 һәм 3 млн сум акча бүлеп бирелгән.