(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май, Ксения Швецова). Казанда якын
киләчәктә сувенир продукциясенең сезонлы сәүдәсе өчен павильоннар оештыру
көтелә. Бу – җирле җитештерүчеләргә берникадәр ярдәм итәчәк һәм яңа сәүдә
базарлары булдырырга булышачак. Бүген “Иске шәһәр” префектурасында Казан Мэры
Илсур Метшин рәислеге астында узган киңәшмә катнашучылары шундый фикергә
килделәр. Шәһәр җитәкчесе эшмәкәрләрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлады, шулай ук
бер компаниянең сувенирлар җитештерү процессы белән танышты.
И.Метшин туристик тармакның Казанда зур тизлек белән үсеш
алуын һәм сувенир продукциясе сәүдәсе уенчылары катнашлыгыннан башка әлеге
темпларны саклап калып булмаганлыгын билгеләп үтте. “Нинди генә шәһәрдә булсак
та, иң беренче сувенир продукцияләргә игътибар итәбез. Казанда да даими рәвештә
халыкара, дөньякүләм чаралар уздырыла. Шуңа да без әлеге тармакка булышырга
тырышабыз һәм аны шәһәребез өчен мөһим булган өлкәләргә кертеп карыйбыз”, - диде
И.Метшин һәм Кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү программасында
ташламалы рәвештә кредит алу буенча уникаль шартлар булганлыгын искәртеп үтте.
Мэр “Богема” компаниясе төркеме цехларында булды, ул сувенир
продукциясе кибетләре челтәрен үз эченә ала. Сувенирларны компания үзе 2009
елдан җитештерә башлаган. Компанияләр төркеме үз эченә җитештерү фирмасын,
дизайн студияне һәм сувенирлар сату буенча салоннарны ала. И.Метшин компания
хезмәткәрләре белән аралашып алды һәм җитештерүнең барлык цикллары белән
танышып чыкты диярлек.
Җитештерү барышы белән танышканнан соң, Мэр “Иске шәһәр”
префектурасы бинасында сувенир продукциясе сәүдәсе вәкилләре белән киңәшмә
уздырды.
Башкарма комитет җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов киңәшмәдә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык
күрсәтү программасына кертелгән төзәтмәләр уңышлы гына тормышка ашырылуын
билгеләп үтте. Ул әлеге программаның шартларына Россиядә тиңдәшләр булмавын
ассызыклады – бүгенге көндә эшмәкәрләр 2,3%-лы кредит ала алалар.
Әлеге булышу чараларыннан кала, эшмәкәрләр тискәре якларны
да билгеләп үттеләр. М.Абдуллина сүзләренә караганда, Казанда сәүдә өчен яхшы
шартлар юк. Әлеге проблемага җавап итеп, И.Метшин сәүдә уенчыларына гади
чишелеш тәкъдим итте: дизайн әзерләргә һәм шәһәрдә сувенирлар сату өчен күчмә сезонлы
павильоннар булдырырга.
Казанның сувенир продукциясе базарындагы тагы бер проблема –
шәһәр брендының зәгыйфь булуы һәм җитештерүче фирмаларның төрле якка
таралышулары. Бер эшмәкәр яңа портал булдырырга һәм анда төп брендбукларны
урнаштырырга, яңа сувенирларның дизайннарын калдырырга тәкъдим итте. Аны яхшырту
буенча белгечләрдән фикер-тәкъдимнәр дә калдыру мөмкинлеген булдырырга кирәк. Бу,
сәүдә уенчылары фикеренчә, бренд бердәмлеген сакларга булышачак. Шәһәр Мэры порталны
булдыру турындагы идеяне хуплады һәм әлеге башлангыч шәһәр брендын үстерүгә
йогынты ясарга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.
Казан Мәчесе Татарстан башкаласының билгеле брендларының
берсе булып тора. Эшмәкәрләрдән гадәти булмаган тәкъдим яңгырады – шәһәрдә тәүлек
әйләнәсе эшли торган Казан Мәчесе резиденциясен булдыру. Әлеге идея очрашуда
катнашучыларның барысына да ошады, якын арада аңа яраклы бина табу
планлаштырыла. Әлеге резиденциядә сувенирлар сату нокталары һәм республика
башкаласы кунаклары өчен хостеллар оештырылачак.
Шәһәр җитәкчесе эшмәкәрләргә яңа уникаль, эксклюзив
сувенирлар уйлап табарга кушты.