(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Зилә Гайфи). Горький
исемендәге паркта бүген Казанның 32 мәктәбе катнашлыгында хәйрия ярминкәсе
узды, чара үзенә 15 меңләп кешене җыйды. “Игелек ярминкәсе”ндә Казан Мэры Илсур
Метшин да катнашты. Шәһәр җитәкчесе сувенирлар һәм балаларның кул эшләрен сатып
алды, укучылар тарафыннан әзерләнгән тәм-томнарны татып карады, шулай ук
укучылар белән истәлеккә фотога төште.
Масштаблы чара бөтен парк территориясендә үтте диярлек. Чатырларда,
палаткаларда һәм агач йортларда күңелгә ошаган күптөрле әйберләрне сатып алырга
мөмкин булды. Ярминкә катнашучылары өчен җырлы-биюле һәм физик зарядкалы чын
бәйрәм оештырылган иде. Якынча исәпләүләр буенча, ярминкәдә барлыгы 15 меңләп
кеше – 10 мең мәктәп укучысы һәм 5 мең шәһәрле катнашты.
Илсур Метшин ярминкәнең башка катнашучылары – укучылар, әти-әниләр
һәм педагоглар белән бергә сәүдә рәтләре буенча үтте. Фуд-корт зонасында шәһәр җитәкчесе
балалар тарафыннан әзерләнгән ризыкларны татып карады. Шулай ук Илсур Метшин чигелгән
картинка, балалар китаплары һәм кулдан эшләнгән сувенирлар сатып алды. Казан Мэры
балалар иҗатын югары бәяләде һәм ярминкәдә актив катнашулары өчен рәхмәт
белдерде. “Игелек ярминкәсе”нең мәктәп һәм район чикләрендә генә калмавы сөендерә.
Балаларны башкаларга ярдәм итәргә өйрәтеп тәрбияләвебез мөһим. Материаль ярдәм булсынмы, әллә инде җылы сүз
булсынмы – ярдәмнең күләме мөһим түгел. Мин, Мэр һәм әти буларак, Казанның
игелек шәһәре булуын теләр идем. Балалардан килгән әлеге җылылык ярминкә
вакытында гына түгел, һәрвакытта да безнең белән бергә булса иде”, - дип
бүлеште тәэсирләре белән Казан Мэры. Шәһәр җитәкчесе ярминкәне оештыручыларга, балалар,
әти-әниләр һәм педагогларга шундый матур чара уздырулары өчен рәхмәт белдерде.
Мәктәп укучыларына акцияне оештырырга күпләгән иганәчеләр
булышкан, алар арасында зур һәм кечкенә оешмалар, кафе һәм кибетләр бар. Ярминкә
дәвамында җыелган акчалар Анжела
Вавилова исемендәге хосписка, Идел буе районындагы Нәниләр йортына һәм 19-нчы
гимназиянең “Апластик анемия” диагнозы куелган, 2 “Г” сыйныфы укучысы Лилия Хәсәновага юлланачак.
Бишенче тапкыр уздырыла торган мәктәпләрнең хәйрия
ярминкәсендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе башлыгы
Илсур Һадиуллин, Кулланучылары базары комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов һәм
башкалар катнашты.