(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Татарстан
башкаласында СПИДтан үлгәннәрне искә алу халыкара көненә уңаеннан Казан
Марафоны-2016 уздырылды. Ярышларны ачу тантанасы «Казан Арена» стадионы янында
булды. Тантанада спорт вакыйгасының башка катнашучылары белән беррәттән 3 км дистанцияне ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да үтте.
Икенче “Казан марафоны” ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков,
Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий
Онищенко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә федераль
күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анна Попова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм
спорт министры Владимир Леонов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей
Краевой, ЮНЭЙДСның Көнчыгыш Европадагы һәм Үзәк Азиядәге төбәк ярдәме төркеме директоры
Виней Салдана, БМОның ВИЧ-инфекция проблемалары буенча ирекле ихтыяри илчесе
җырчы Вера Брежнева һәм башкалар катнашты.
Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов әлеге марафонны
ел саен уздыру һәм аңа күбрәк кеше җәлеп итү планлаштырылганлыгын билгеләп үтте.
Республика җитәкчелеге үз чиратында бу акциягә ярдәм күрсәтәчәк, диде ул.
Геннадий Онищенко һәм башкалар марафончыларга спорт
казанышлары һәм уңышлар теләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Илдар Халиков, Илсур Метшин, Геннадий
Онищенко, 3 мең кеше белән бергә, 3 километрлы дистанциягә йөгерде, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртәбез, Казан марафоны икенче ел рәттән уздырыла. Барысы
38 илдән 8,5 мең кеше катнашырга гариза биргән. Катнашучылар 42,2 км, 21,1 км, 10 км һәм 3 км узачаклар.