(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Антон Ноздрин). Май
бәйрәмнәрендә Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнә. Әлеге күренеш репетицияләр
һәм бәйрәм чаралары үткәрелү белән бәйле. Бу турыда бүген шәһәр Мэриясендә
үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Транспорт комитеты рәисе
Айдар Габделхаков сөйләде.
Аның сүзләренчә, 4, 6 һәм 7 майда сәгать 18.00 алып ярты
төнгә кадәр Ирек мәйданында һәм Пушкин, Горький, Большая Красная, Толстой һәм К.Маркс
урамнарында хәрәкәт вакытлыча туктатылачак. Шушы ук урамнарда 8-нче май көнне
сәгать 19.00 алып 9-нчы май сәгать 15.00 кадәр шулай ук транспорт хәрәкәте
чикләнелә.
А.Габделхаков 9-нчы май көнне, ягъни хәтер көне уңаеннан төп
күмү урыннарына автобуслар билгеләнгәнлеген җиткерде. Транспорт зиратларга Җиңү
проспекты, Чехов базары, Дәрвишләр бистәсе, “Тимер юлчылар” мәдәният сарае, “Ленин”
ис. мәдәният сарае, Волгоград, Гаврилов, Халитов, Вахитов мәйданында урнашкан
тукталышлардан кузгалып китәчәк. Әлеге махсус маршрутлар өчен 71 автобус
билгеләнгән.
“Җиңү көнендә транспорт хезмәте ял көне графигы буенча
сәгать 23.00 кадәр күрсәтеләчәк”, - дип хәбәр итте комитет рәисе. А.Габделхаков
бәйрәм фейерверкыннан соң “Казан Арена” стадионы янында шәһәр халкын башкаланың
төрле районнарына илтеп җиткерү өчен 70 автобус билгеләнгәнлеген дә әйтеп үтте.
Казан Мэры Илсур Метшин Җиңү бәйрәменең аеруча әһәмиятле
бәйрәм икәнен ассызыклады һәм барлык хезмәтләргә дә төрле очракларга җитди
әзерлектә булу бурычын йөкләде. “Барлык хезмәтләрнең дә башкала дәрәҗәсендә
эшләүләре кирәк”, - диде И.Метшин.