(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Зилә Гайфи). Казан Мэры
Илсур Метшин бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма
комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына бәйге үткәрүне
тәкъдим итте. Ул шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендә кызыклы тәкъдимнәре булган,
әһәмиятле идеяләрне гамәлгә ашырырга әзер актив шәһәр халкын бәйгедә катнашырга
чакырды.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Миронов Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы булып билгеләнгәннән соң, әлеге вазифа урыны
буш. “Казан – Универсиада-2013, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015,
футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 матчларын үткәрү хокукына ия булган
студентлар шәһәре. Меңъеллык тарихы булган Казан, ул шулай ук яшьләр шәһәре. Бу
– безнең горурлыгыбыз. Шәһәребездә 150 меңнән артык студент белем ала,
шунлыктан яшьләр белән эшләү бик мөһим. Без шәһәрдә әлеге юнәлешне җитәкләргә
теләгән, яшьләр сәясәтенә битараф булмаган, актив, яшь кешеләрне бәйгедә
катнашырга чакырабыз. Һичшиксез, бәйге җиңел булмаячак. Казанда яшьләр сәясәте
ничек гамәлгә ашырылырга тиешлеген раслаучы мисаллар китерергә, сәләт,
осталыкны күрсәтергә кирәк булачак. Әлбәттә, безнең кадрлар резервы бар. Алар
район администрацияләрендә, әлеге юнәлештәге
ведомстволарда, министрлыкларда, бизнес өлкәсендә эшлиләр. Без яңа шәхесләр
күрергә теләр идек”, - диде Мэр.
Илсур Метшин Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкинга
бәйге таләпләрен әзерләү бурычын йөкләде. Әлеге документ алга таба Мэриянең
рәсми порталында урнаштырылачак.