(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген
башкала Ратушасында үткән Казан шәһәр Думасының VI сессиясе утырышында 2011-2015
елларга каралган Социаль-икътисади үсеш программасы нәтиҗәләре буенча фикер
алыштылар. Казан Мэры Илсур Метшин барлык күрсәткечләргә анализ ясау, башка
шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, приоритетларны дөрес билгеләү бурычын йөкләде.
“Программа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов
катнашында гамәлгә ашырылды, безгә республика башлыгы тарафыннан төп юнәлешләр
буенча һәрвакыт ярдәм күрсәтелеп торды, - диде И.Метшин. – Шунлыктан программа
киеренке икътисади хәл һәм тотрыксыз икътисади шартларда гамәлгә ашырылса да,
без күп күрсәткечләр буенча яхшы уңышларга ирештек. Ләкин планлаштырган
күрсәткечләргә ирешми калган берничә программа бар – ул безнең алдагы эшебез өчен
максат булып торачак”.
Социаль-икътисади үсеш программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре
турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван
Кузнецов сөйләде. Аның сүзләренчә, соңгы 5 ел эчендә үсеш буенча шәһәр шактый
алга киткән. “Төрле индикаторлар – икътисади, белем бирү, медицина һ.б.
күрсәткечләре шәһәрнең өмет белән алга баруы турында сөйли. Соңгы 5 елда
икътисади хуҗалыкның барлык тармакларында да үсеш күзәтелә”, - дип билгеләп
үтте И.Кузнецов. Ул халык санының соңгы 5 елда шәһәрдә 72 меңгә артканлыгын һәм
бүгенге көндә башкалада 1 млн. 217 мең кеше яшәгәнлеген, 2015 ел нәтиҗәләре
буенча уртача гомер озынлыгының 73,7 яшькә җиткәнлеген әйтеп үтте. “Бүген
Казанда уртача гомер озынлыгы Россия буенча чагыштырганда 2,5 елга озынрак. 5
ел эчендә туучылар саны 40%-ка артты, Казан халкының табигый үсеше 3 тапкырга
күбрәк”, - дип ассызыклады И.Кузнецов.
Шәһәрдә сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм модернизацияләү
демографик хәлне яхшыртуда мөһим роль уйнаган. Мисалга, программа гамәлгә
ашырылган чорда шәһәрдә Азино-1-дә илдәге иң зур балалар сырхауханәсе, Ашыгыч
медицина ярдәме хастаханәсе кулланышка тапшырылган, онкология диспансерын
авария хәлендәге корпуслардан элеккеге 1-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең
төзекләндерелгән бинасына күчергәннәр. Ләкин Кузнецов әйтеп үткәнчә, хәл итәсе
мәсьәләләрнең күп булуы нәтиҗәсендә, төзекләндерү таләп ителгән сәламәтлек
саклау учреждениеләренең барысы да тәртипкә китерелеп бетә алмаган.
Шәһәрдә һәрдаим спорт белән шөгыльләнүчеләр саны да арта.
Бүген һәр өченче Казан кешесе актив рәвештә физик тәрбия яки спорт белән
шөгыльләнә, әлеге күрсәткеч – 39,7%. 2011 елда исә бу 25%-ны тәшкил иткән.
Бүгенге көндә һәр кеше спорт белән шөгыльләнә ала: узган елларда шәһәр
районнарында зур 30 спорт объектыннан башка, балалар һәм өлкәннәр өчен 38
универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, 47 мини-стадион эшли.
Спорт белән бергә Татарстан башкаласында мәгариф өлкәсендә
дә сизелерлек алга китеш күзәтелә. И.Кузнецов җиткергәнчә, шушы вакыт аралыгында
капиталь төзекләндерү программасы буенча шәһәрдә 88 мәктәп төзекләндерелгән.
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дә хәлләр яхшырган: 5 ел эчендә шәһәрдә, хосусый балалар
бакчаларын исәпкә алмаганда, 13309 урынга исәпләнгән яңа 81 бакча төзелгән,
шуларның 7-се инде бакча төзелешен халык ун ел дәвамында көткән урыннарда – Вознесение,
Залесный, Кадышев, Малые Клыки, Отар, Петровский, Привольный бистәләрендә
барлыкка килгән. 75 балалар бакчасында үткәрелгән капиталь төзекләндерү
эшләреннән соң тагын 1740 өстәмә урын барлыкка килгән.
“Яшел рекорд”, “100 сквер”, “Чәчәк ата торган Казан” проектлары
ярдәмендә шәһәр урамнарына 180 меңнән артык агач һәм 118 меңнән артык куак
утыртылган, чәчәк белән бизәлгән мәйдан ике тапкырга арткан. И.Кузнецов хәбәр
иткәнчә, 5 ел эчендә күпкатлы 18 парковка төзелгән, 14 яңа юл салынган, тагын 13
юл төзекләндерелгән. Моннан тыш, шәһәрдә 121,2 км озынлыкта 49
урамны төзекләндергәннәр, заманча 12 транспорт чишелеше, 44 җәяүлеләр кичүе һәм 3 метро станциясе
төзелгән, 39 урамда, 1044 ишегалды территориясендә һәм 86 кварталара юлларда
төзекләндерү эшләре башкарылган.
Татарстан башкаласы кайбер икътисади күрсәткечләр буенча
арттырып та җибәргән. Шәһәрдә эшсезләр
саны 2013-2014 ел белән чагыштырганда 0,58% төшкән. 2015 елда Казанда җитештерелгән валлы
продукт күләме 604 млрд. сумга арткан. Ә инвестицияләр күләме, барлык финанс
чыганакларын исәпкә алганда, 169,7 млрд. сумны тәшкил итә.
2015 ел нәтиҗәләре буенча 71 индикаторның 60-ы үтәлгән. 11 индикатор
буенча эш башкарылмаган. Сәбәбе: соңгы елларда икътисади хәлнең катлауланып
китүе.
Шәһәр башлыгы Казанның кайбер күрсәткечләр буенча лидерлык
позициясенә эләгә алмавын билгеләп үтте. Һәм шәһәрнең төп документы – 2030 елга Үсеш стратегиясен эшләү барышында
башка шәһәрләр тәҗрибәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә басым ясады. “Казанда
бик зур кешелек, икътисади һәм мәдәни потенциал тупланган. Үсеш стратегиясендә
алдагы 15 елда шәһәр нинди нәтиҗәләргә ирешергә тиеш дигән төп сорауга җавап
булуы мәслихәт. Безнең алдыбызда, эшли торган инструмент булырлык документ
булдыру бурычы тора. Барыбызда да бер уртак кызыксыну – шәһәрдәге тормышны
уңайлы, имин итү. Әлеге кызыксыну Стратегиянең нигезендә ачык чагылырга тиеш. Максатларның
килешенгән булуы нәтиҗәсендә генә без шәһәр берләшмәсен ныгыта һәм чын үзидарә
белән тәэмин итә алабыз”.