(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Зилә Гайфи). Бүген
шәһәр Ратушасында шәһәр башлыгы Илсур Метшин рәислегендә уза торган Казан шәһәр
Думасының VI сессиясе Казанда милләтара һәм динара килешүнең тотрыклы үсеш шартларын булдыру мәсьәләсен хәл
итүдән башланды. 2014-2018 елларга
гражданлык килешүен ныгыту буенча гамәлгә ашырыла торган муниципаль программа
турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов
җиткерде.
Ул Казанда 115-тән артык милләт вәкиле яшәгәнлеген, 35
милли-мәдәни һәм 172 дини оешма барлыгын,
шәһәрнең югары уку йортларында 7 меңнән артык төрле милләт вәкиле укыганлыгын әйтеп
үтте. Шәһәргә килүче чит ил гражданнарының саны елдан-ел арта бара. Казанда 116
культ объекты эшли, шуларның 58-е – мәчет, 43-е – православие чиркәве, башка христиан
юнәлешендәге 12 чиркәү, 1 синагога,
Бахаи һәм Кришнаның гыйбадәт йортлары. “Бүген без кешеләрне бөтен дөньяда милли,
дини яки раса билгеләре буенча төрләргә бүлергә тырышуларын күрәбез. Мондый
шартларда милләтара һәм динара
тынычлыкны, килешүне ныгыту өчен тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Тамга өчен,
хисап өчен генә түгел – безнең җәмгыятебез үсешенә ныклы терәк булган нигез
ташын ныгыту өчен эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Фәттахов.
Бүген казанлылар культ объектлары белән янәшә яшиләр, дин
йортларын төзү һәм төзекләндерү буенча эшләр дәвам итәчәк. Узган ел ахырында
төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Тукай урамында Галиев мәчете,
Т.Миңнуллин урамында Духосошествие
чиркәве ачылган. Соңгы 5 елда Казанда 13 яңа чиркәү төзелгән, өчесе
торгызылган.
Казанда балаларны
туган телдә тәрбияләү һәм укыту өчен балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шартлар булдырылган. “2014-2015
уку елында “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәгенең 25 милли бүлекчәсендә
профильле эш алып барылды. Монда әрмән, украин, мари, чуваш һәм башка милләт
балалары үз туган телләрендә белем алалар. 2013 елдан Татарстанның Халыклар
дуслыгы йорты базасында 7-нче сыйныф укучылары өчен “Дуслык һәм килешү
дәресләре” үткәрелә”, - дип сөйләде ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, башкалада халык арасында
үткәрелгән социаль сораштырулар да милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы икәнен раслый.
Казанда милләтара мөнәсәбәтләр турындагы фикерләрен төп конфессия вәкилләре дә җиткерде. Казан
һәм Татарстан Митрополиты Феофан Татарстан Президентының Болгар ислам
академиясен һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турындагы карарын
хуплады, ул аны кыю фикер дип атады. “ТР
мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә без мөселман һәм православие
динендәге балалар һәм яшьләр өчен лагерь булдыру планы белән яшибез”, - диде Владыка.
Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләтара
тынычлыкны саклау яссылыгында Казан тәҗрибәсенең уңай икәнлеген әйтеп үтте.
“Без буталчык заманда яшибез. Ләкин Татарстан башка төбәкләр өчен үрнәк булып
тора. Казан – дөнья контекстында үзенчәлекле шәһәр, биредә чиркәү һәм мәчетләрнең
дустанә мөнәсәбәттә яшәүләре күренә. Бу җитди казаныш, безгә моны дөнья буенча
популярлаштырырга кирәк”, - дип саный мөфти.
Илсур Метшин милләтара тынычлыкны саклауның – дөньякүләм
низаглар җирлегендә актуаль мәсьләләрнең берсе икәнлеген билгеләп үтте. “Илебез
Президенты Владимир Путин әйтеп үткәнчә, җаваплы сәясәтче һәм җәмәгать
эшлеклесе илнең тотрыклы үсеше өчен төп шартларның берсе булып милләтара килешү
торганлыгын аңларга тиеш. Татарстанда без чыннан да бер-беребезне аңлап һәм
хөрмәт итеп яшибез. Һәм бу безнең төп байлыгыбыз. Шәһәрдә милләтара тынычлыкны
ныгыту буенча бик зур эш алып барыла, безнең халык дуслык һәм тынычлыкта яшәргә
омтыла. Бу уңайдан Казан тәҗрибәсе уникаль. Шәһәребездә яшәүчеләргә мөрәҗәгать
итеп шуны әйтәм – безнең бурыч: балаларыбызны шәһәребездә яшәүче барлык милләт
вәкилләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, сакларга, үстерергә өйрәтү. Бу –
төрле агымнарга каршы иң яхшы чара”, - дип сүзен тәмамлады Мэр.