(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Ксения Швецова). Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәр Ратушасында уза
торган Казан шәһәр Думасының VI сессиясе утырышы кысаларында дәүләт һәм шәһәр
бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән
торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте
өчен Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей
Яковлевка “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы
хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Республикада яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән зур өлеше һәм
күпьеллык намуслы хезмәте өчен Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясенең Балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Татьяна
Ахмеровага “Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендә мактаулы
хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Шулай ук ТР Президенты карары нигезендә шәһәрдә Спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм “Мастерс” категориясендә Спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүдә актив катнашканы өчен Казан шәһәре
Башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Михаил
Зотовка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
Моннан тыш, Казан шәһәр Думасы президиумы карары белән,
мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагын үстерү һәм камилләштерүгә шактый зур өлеш
кертүе өчен “Таттелеком” генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин Казан шәһәренең
Мактау китабына кертелде.
Шәһәр Мэры боерыгы белән күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәр
үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен “Просто молоко” идарә компаниясе генераль
директоры Марат Муратовка “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте
өчен” аерым хөрмәтләү билгесе тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәрдә массакүләм мәгълүмат
чаралары үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе
генераль директоры урынбасары Мәдинә Тимерҗанова “Казан шәһәре файдасына
башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.