(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Зилә Гайфи). Башкала Ратушасында
өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының VI сессиясе башланды. Чара Казан Мэры
Илсур Метшин рәислегендә үтә.
Залда 50 депутатның 49-ы
катнаша. Алар түбәндәге 10 мәсьәлә буенча
фикер алышачаклар:
Казанда милләтара һәм конфессияара килешүнең тотрыклы үсеш
шартларын булдыру;
Казанның 2011-2015 елларга кабул ителгән социаль-икътисади
үсеш программасының үтәлеш нәтиҗәләре турында;
2015 елда Казан бюджеты үтәлеше турында;
Казан шәһәр Думасының “2016 елга Казан шәһәре муниципаль
берәмлеге бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре территориясендә законсыз
яки рөхсәтсез урнаштырылган күчмә милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау
тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының законнар җыелмасына бәйле тәкъдиме
турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының Территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.