Илсур Метшин алка белән хоккей буенча Россия беренчелеге финалында булып кайтты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Антон Ноздрин). Казан Мэры
Илсур Метшин 2003 елда туган балалар арасындагы алка белән хоккей уйнау буенча
Россия беренчелеге финалында булып кайтты. “Алтын алка” боз сараенда узган төп
трофей өчен хәлиткеч уенда Казан “Ак Барс”ы һәм Мәскәүнең “Русь” клублары уйнады.
Уен алдыннан шәһәр җитәкчесе Казан командасының киенү
бүлмләренә керде һәм яшь спортчыларга уңышлар теләде. Илсур Метшин
хоккейчыларга финалга чыгулары өчен рәхмәт белдерде. “Казан сезгә ышана. Без
сезнең өчен җан атачакбыз”, - диде аларга Казан Мэры.
Финал матчта “Ак Барс” җиңелде һәм Россия беренчелегенең
көмеш призеры булды.
Финал турниры Казанда 13-нче апрельдә старт алган иде. Төп
приз өчен 8 команда көрәште. Татарстан башкаласын “Ак Барс” һәм “Динамо”
клублары тәкъдим итте.