(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Зилә Гайфи). Ел саен
ике меңнән артык бала ял итә торган “Заречье” муниципаль лагеренда ремонт һәм
төзелеш эшләре бара. Хәзер лагерьда шәхси җитештерү цехлы булган ел әйләнәсе
эшли торган ашханә төзелә, ул сменага 400 баланы кайнар ризык белән тукландыра
алачак. Ел әйләнәсе режимына күчкәннән соң, лагерьның хезмәт күрсәтү мөмкинлеге
елына 7 мең кешегә кадәр артачак. Төзелеш эшләре барышы белән бүген Казан Мэры
Илсур Метшин танышып кайтты.
Казанның Киров районында “Заречье” лагере территориясендә
9,7 га мәйданда 2 кышкы һәм 3 җәйге корпус, административ корпус, җәйге ашханә
һәм җәйге веранда, спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Башкарма комитетның
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов сүзләренә караганда,
глобаль реконструкция 2013 елда башлана: беренче корпуска капиталь реомнт
ясалган, керү төркемнәре алмаштырылган, периметр буенча коймалар белән уратып
алынган, территория төзекләндерелгән, технологик җиһазлар һәм инвентарь сатып
алынган.
2014 елда “Заречье”да кайнар су белән тәэмин итү системасын
яңартканнар, ә инде җәен 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча
27 млн. сумга лагерьда асфальт юллар, ял итү мәйданннары, подъезд юллары һәм
парковка урыннары ремонтланган. Капремонт ярдәмендә өстәмә хезмәтләр спектры киңәйтелгән:
балалар велосипедларда, роликларда, вейвбордларда йөри ала һәм башка спорт
төрләре белән актив шөгыльләнә алалар.
Әгәр моңа кадәр бер сменада 400 кеше ял иткән булса, хәзер
исә балалар саны 550-гә җитә. Яңартылган корпусларда балаларның ялы өчен барлык
шартлар да булдырылган: заманча мебельдән алып өстәмә бәдрәф-юыну бүлмәләре
булдыруга кадәр.
“Балалар лагерьларында һәрвакытта да күңелле, шау-шу һәм
тыгыз була, дусларның иңен тоеп торасың. Әмма без бүген күрә торган лагерьлар
кунакханә номерларына торырлык”, - диде Мэр, 1-нче номерлы корпусны караганнан
соң.
1185 кв. метрлы гомуми мәйданы булган ике катлы ашханә бинасы
төзелешенә республика бюджетыннан – 25 млн. сум, ә муниципаль бюджеттан 5 млн. сум
акча бүленгән.
Илсур Метшин ел әйләнәсе кулланып була торган уңайлы
мәйданчык барлыкка килгәнлеген билгеләп үтте. “Бу елда барлыгы 28 меңнән артык
бала ял итәчәк. Алар өчен яхшы, заманча шартлар булдырылганлыгы сөендерә”, -
дип билгеләде шәһәр җитәкчесе һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка
проектны тормышка ашырганы өчен рәхмәт бедерде.
“Заречье” лагерендагы ашханә бинасы төзелеше май уртасында
төгәлләнәчәк. Лагерь җитәкчелеге шулай ук стадион мәйданын да яңартырга
планлаштыра.