(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель, Зилә Гайфи). Җирле
үзидарә көне уңаеннан шәһәр Ратушасында “Казанның муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм статуэткаларны
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин тапшырды.
Бу елда муниципаль үзгәрешләргә 10 ел була. “Бу вакыт
аралыгында Казанда җирле үзидарәнең нәтиҗәле системасы булдырылды. Төбәк һәм
федераль дәрәҗәләрдә хупланган тәкъдимнәр нәкъ менә шул турыда сөйли. Бу -
торак фондын капиталь төзекләндерү программасы, тәҗрибәбезне өйрәнү өчен илнең
төрле почмакларыннан киләләр. Транспорт системасында да бик зур үзгәрешләр ясый
алдык, без беренчеләрдән булып юлларда җәмәгать транспорты өчен махсус полоса
бүлеп бирдек. Тышкы реклама базарын тәртипкә китерү турындагы карар хәлләрне
шулай ук уңай якка үзгәртте. Мәскәү һәм Санкт-Петербург белгечләре бездән үрнәк
алды. Без халык һәм шәһәр хакимияте структурасындагы үзара бәйләнешләр
механизмын “яңа рельсларга күчердек”. Республика ярдәм итмәгән булса, әлеге
башлангычларны гамәлгә ашыру мөмкин булмас иде. Шуңа күрә Татарстан
Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка, хәзерге Президентыбыз
Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Эшебезнең нигезендә шәһәр
халкының яшәү сыйфатын һәм дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән фикерләр ята”, -
дип сөйләде залга җыелган кунаклар каршында Денис Калинкин.
Бу ел бәйгедә Башкарма комитетның төрле бүлекчәләреннән,
район администрацияләреннән һәм Казан шәһәр Думасыннан 100-дән артык хезмәткәр
катнашкан. Аларның барысы да 17 номинация буенча көч сынашкан.
Хакимиятнең муниципаль органнарында тәҗрибәле, югары
потенциаллы белгечләр белән бергә, алдынгы карашлы, җирле үзидарәгә яңа
кыйммәтләр алып килүче яшь белгечләр дә эшли. Шулай итеп, Ришвәтчеллеккә каршы
эш һәм контроль идарәсенең баш белгече Артур Кулешов “Ел ачышы” номинациясендә иң
яхшы хезмәткәр дип билгеләнде.
Муниципаль хезмәттә халык һәм документлар белән эшләү
алыштыргысыз атрибут булып санала. “Халык белән эшләү” һәм “Документлар белән
эшләү” номинацияләрендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең
торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Елена Белоус һәм Торак сәясәте
идарәсенең контроль һәм документлар әйләнеше бүлеге җитәкчесе Ирина Гимадиева
иң яхшы хезмәткәрләр дип ачыкланган.
Муниципаль хезмәткәрләрнең эше төрле юнәлешләр буенча,
икътисадтан алып балалар спорты буенча да алып барыла. “Муниципаль хуҗалык һәм
тормыш белән тәэмин итү системасы” номинациясендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең
торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Андрей Логутченко иң яхшы хезмәткәр
дип танылды. “Финанс кызыксынуларны һәм икътисади сәясәтне яклау”
номинациясендә җиңүче – “Иске шәһәр” Префектурасының бухгалтерлык исәбе,
контроль бүлеге җитәкчесе Резеда Хәйриева. “Социаль өлкә үсеше өчен” номинациясендә
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов җиңү яулады.
Казанның муниципаль хезмәткәрләре һөнәри яктан бик көчле
белгечләр. Моның белән бергә әле тагын Мэр командасында актив тормыш позициясендә
торучы затлар да эшли. “Елның иң яхшы спортчысы” номинациясендә Башкарма
комитет Аппаратының Эшләр идарәсе җитәкчесе Марат Сәләхов җиңүче дип табылды.
Елның иң яхшы җитәкчесе дип Наталья Гречанникова бүләкләнде.
Бәйге үткәрелгән вакытта ул Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары иде. Хәзерге вакытта ул “Бердәм Россия” партиясенең Казан
бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара.
Денис Калинкин финалга чыгучыларны һәм җиңүчеләрне һөнәри
бәйрәмнәре белән котлады. Җырчыларның, биючеләрнең чыгышлары бәйрәмгә тагын да
ямь өстәде.
Бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясау кысаларында дәүләт һәм шәһәр
бүләкләрен тапшыру тантанасы да узды.