(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Ксения Швецова). Сергей
Миронов Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы итеп
билгеләнде, моңа кадәр ул шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты рәисе вазифасын башкара иде. Администрация коллективына яңа җитәкчене
Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте һәм аңа яңа вазифасында уңышлар теләде. С.Мироновны
әлеге вазифага 7 ел әлеге администрацияне җитәкләгән Дамир Фәттахов тәкъдим итте,
дип билгеләп үтте Мэр.
Шәһәр башлыгы С.Миронов үзенең хезмәт юлын ТР эчке эшләр
органнарында башлаганлыгын, соңыннан Яңа Савин районында хөкемдар ярдәмчесе һәм
2011 елдан шәһәр Башкарма комитетында төрле вазифаларда эшләгәнлеген билгеләп
үтте. “Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасында сез үзегезне
креатив, сәләтле хезмәткәр буларак күрсәттегез. Әмма райондагы һәр яңа җитәкче,
алдагысына караганда, тагы да яхшырак эшләргә тиеш, сез әлеге ышанычны
аклаячаклыгыгызга ышанам”, - дип белдерде И.Метшин.
Мэр Д.Фәттаховка районнар башлыгы вазифасындагы эше өчен
рәхмәт белдерде һәм “Казан файдасына башкарган мактаулы хезмәте өчен” шәһәр
бүләген тапшырды.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин,
муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Башкарма комитет
Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов катнаштылар.