(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең тарихи объектларын
карады. Аның төп максаты шәһәр үзгендәге мәдәни мирас объектларының торышын бәяләү иде.
ТР Президентын Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек
Фәйзуллин, ТР прокуроры Илдус Нәфиков, республика министрлыклары һәм
ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Программаның беренче пункты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни
китапханә бинасы артындагы территория булды, дип хәбәр итә ТР ПРезиденты
матбугат хезмәте. Казан федераль университеты вәкилләре һәм ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман сквер территориясен камилләштерү турында хәбәр
иттеләр. Әлеге җир биләмәсе - Казанның тарихи скверларының берсе булган
Ленин бакчасының өлеше. Узган ел декабрь аенда биредә агачларны кискәннәр иде
һәм бу җәмгыятьтә канәгатьсезлек уятты. ТР Президенты территорияне карап
чыкты һәм ял итү өчен уңайлы зона каралган төзекләндерү проектын әзерләргә
йөкләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов асфальт капланган юлны бетерү
мөмкинлеген карауны да тәкъдим итте.
Шуннан соң Татарстан Президенты федераль әһәмияткә ия “Ушкова
йорты” дигән мәдәни мирас объектында булды. Биредә Татарстан Республикасы Милли
китапханәсе урнашкан. Рөстәм Миңнеханов рестовраторлар белән бинаны
төзекләндерү турында сөйләште. Бинаның уникаль эчке бизәлешен төзекләндерү
өчен, аны алдан тикшерү кирәк, шулай ук тышкы бизәлешен, тәрәзәләрен яңарту
кирәкле. Моннан тыш, китапханә җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, иске бинага йөкләнеш
артык зур, китапларны саклау урыннары җитми. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне
хәл итүдә ярдәм итәчәгендә ышандырды, шул исәптән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ
министрлыгына китапханә бинасы янында җир астында корпус ясау мөмкинлеген
карарга йөкләде.
Кави Нәҗми урамында
Рөстәм Миңнеханов “СОлНЦе” махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге”
мәктәп-интернаты бинасында булды. Бүген биредә 129 бала белем ала,
күбесе халыкара олимпиадаларда беренче урыннар яулый. Учрежение директоры Павел
Шмаков әйтеп үткәнчә, бина ТР Президенты ярдәме белән ике ел элек капиталь төзекләндерелгән.
Ләкин мәктәпнең алга таба эшләве өчен, мәйданнар арттырылырга, бинага терәп аш
бүлмәсе һәм спорт залы төзелергә тиеш. Бу белем алучылар санын 1,5 мәртәбә
арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Рөстәм Миңнеханов мәктәп-интернатның казанышларын
уңай бәяләде һәм бу объектны контрольгә алырга йөкләде.
Аннан соң федераль
әһәмияткә ия “Дворяннар җыелышы кунакханәсе бинасы” мәдәни мирас объектын
карадылар (Рәхмәтуллин ур, 6/9). Биредә үз вакытында Екатерина II,
Александр Пушкин һәм Федор Шаляпин булган. ТР Президенты реставрация эшләрен
алып баручылар белән алга таба төзекләндерү эшләре барышы турында сөйләште. “Бу
бик матур бина, аны саклап калу гаять мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм
Миңнеханов.
Аннары Казандагы граждан архитектурасының иң борынгы бинасы
- сәнәгатьче Иван Микляев йорты белән таныштылар. Биредә 2015 елдан бирле
төзекләндерү эшләре бара, бина авария хәлендә иде. Президентка эшләр барышы
турында “Рестовратор” ҖЧҖ вәкилләре хәбәр итте. Шуннан делегация Петропавлов
соборына юнәлде, аны да Иван Микляев, 1722 елда Казанга Петр Беренче килгәннән
соң төзегән булган. Собор янында Рөстәм Миңнехановны Казан һәм Татарстан
митрополиты Феофан каршы алды. Татарстан Президенты владыканы рухани булганына
40 ел тулу белән котлады, аңа сәламәтлек һәм алга таба Парвославие чиркәве
иминлегенә уңышлы хезмәт итүен теләде. Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм
митрополит Феофан, Татарстан митрополиясенең элеккеге Косьма һәм
Димиан чиркәве бинасын алга таба анда якшәмбе мәктәбен ачу
максатыннан, епархиягә бирү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Кремль урамында “Сәүдәгәр Чернояров пассажы” дигән тарихи
бинаны да карадылар. Аның хуҗасы объектны төзекләндерү эшләре турында хәбәр
итте. Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы белән бергә
хезмәттәшлектә бинаның бизәлешен тизрәк рәткә китерергә өндәде.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Милли
музеенда булды - ул “Кунак сарае бинасы”нда урнашкан. ТР Президенты музейның
бай экспозициясе белән танышты. Аннан реконструкция эшләре таләп иткән
бүлмәләрне карады. ТР Президенты музей бинасын тикшерү эшләрен үткәрергә һәм
төзекләндерү эшләре бәясен хисапларга йөкләде.