(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Зилә Гайфи). Казанда
Рихард Зорге урамында “Имәнлек” - “Җиңү проспекты” метро тоннеленең сул як
юлында казу эшләре тәмамланды. Тоннельне казу эше тәмамлану тантанасында Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Вахитов һәм Идел буе районнары
башлыгы Андрей Лобов, “Казан метро төзелеше” ААҖ генераль директоры Марат
Рәхимов катнаштылар.
Канадада җитештерелгән “Lovat” тоннель казу комплексы бирегә
җыелган халык алдында соңгы мертларны казыды. Кунаклар һәм метро төзүчеләр
эшләр тәмамлану уңаеннан көчле алкышладылар.
Хәзер “Имәнлек” метро станциясендә төп төзелеш эшләре
тәмамланып килә. “Президент төзелешне тәмамлау
буенча графикны һәм финанс сметасын әзерләү бурычын йөкләде. Хәзерге вакытта станциядә
монолит конструкцияләр җыела, вестибюльдә буяу-агарту эшләре алып барыла, станцияне
төзекләндерү өчен кирәкле импорт материалларны алмаштыру буенча документларны
рәсмиләштерү эшләре төгәлләнеп килә”, - диде Марат Рәхимов.
Марат Рәхмов сүзләренчә, станцияне 2017 елның 30 августына -
Шәһәр көненә сафка кертеп булачак.